19 октября 2022
Мохтар Ауэзов: "Рус әдәбияты белән татар классик әдәбияты аша таныштым"

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле казах язучысы, галим, академик Мохтар Ауэзовның 125 еллык юбилеена багышланган чара узды. Чарада институтыбызның Халыкара эшләр һәм үсеш  буенча директор урынбасары Эльзара Васил кызы Гафиятова, Казахстан Республикасының Казандагы консулы Ерлан Узан улы Исхаков, югары мәктәбебезнең деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов, Казан университеты профессоры, филология фәннәре докторы Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова, татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Флера Сәгыйть кызы Сәйфулина, Үзбәкстан, Каракалпакстанның Ажнияз исемендәге Нукус дәүләт педагогия институты галимнәре катнашты. Студентларга, килгән кунакларга  күренекле әдипнең улы Морат Ауэзов белән онлайн форматта очрашу насыйп булды.

Тантаналы чараны күренекле тел галиме, тюрколог Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова алып барды. Тәбрикләү сүзендә Ерлан Узан улы Исхаков чараның бик тә әһәмиятле булуын ассызыклады. Галимә Әлфия Шәүкәтовна бөек язучы Мохтар Ауэзовның тормышы һәм хезмәт юлына багышланган “Мохтар Ауэзов һәм татар дөньясы” дип исемләнгән чыгышында бөек казах галименең эшчәнлеген татар гыйльмияте, әдәбияты белән бәйләп тәкъдир итте.

Соңыннан сүзне безне әдәбият белеменә өйрәтүче, шәрык әдәбиятлары белән таныштыручы хөрмәтле укытучыбыз Гайнуллина Гөлфия Рәсилевна дәвам итте. Ул безне “Шәрык халыклары әдәбиятлары” дәресендә Мохтар Ауэзов иҗаты белән якыннан таныштырган иде, без әдипнең әсәрләрен уку бәхетенә ирештек. Укытучыбыз бик зәвыклы, эчтәлекле һәм мәгънәле чыгышы белән бу чарага якты, үзенчәлекле төс кертеп җибәрде. Галимә Әмирхан Еникинең Мохтар Ауәзовка бәйле истәлекләрең укыды. Әлеге чыгышта яңгыраган фикерләрне игътибарга алмау мөмкин түгел иде.

Әлбәттә, мөхтәрәм кунагыбыз Морат Мохтар улы Ауэзов гаҗәеп бай һәм эчтәлекле чыгышлары белән сокландырды, студентларның сорауларына бик теләп җавап бирде. Морат Ауэзов казахларның матур әдәбиятына һәм анда чагылыш тапкан тормыш күренешләренә бәя бирде һәм гомуми күзаллау тудырды, казах һәм татар  әдәби мирасының кабатланмас байлыгы турында сөйләде. Без, өченче курс студентлары, бу бай мәгълүматлар өчен Морат Ауәзовка, һичшиксез, рәхмәтлебез. Әлфия Шәүкәтовна Морат Ауэзовны: “Татарның бер улы бит Сез”, – дип олылады, институтыбызга кунакка чакырды. Нукус Дәүләт педагогия институты галимнәре дә бу чараның гаҗәеп кызыклы, әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Деканыбыз Рамил Хәмитович үзенең йомгаклау чыгышында мөгалимнәребезгә, кунакларыбызга олы рәхмәтен җиткерде, төрле халыкларның әдәбиятлары белән танышуның гаять әһәмиятле булуын ассызыклады.

Филология, туган тел, журналистика юнәлешендә белем алучы студентларның Казахстан вәкилләре белән очрашуы үтә дә җылы һәм күңелле, дустанә мөнәсәбәттә узды. Кичәдә җитди һәм тирән мәгънәле чыгышлар белән беррәттән казах телендә бик матур җырлар яңгырады. Һичшиксез, бу очрашуда катнашкан һәрберебез үзе өчен яңа мәгълүмат алды.


Чыганак: Рената Садыкова, 10.2.001 төркем студенты