17 октября 2022
"Әдәбият, кыюлык, иҗат": студентларыбыз сугыш чоры әдипләренә багышланган фикер алышуда катнаштылар

13 сентябрь көнне Татар әдәбияты тарихы музеенда (Шәриф Камал мемориаль фатиры) сугыш чоры әдипләренең язмышы, иҗаты һәм каһарманлыгының XXI гасырда ничек өйрәнелүе һәм нинди әһәмияткә ия булуы турында махсус түгәрәк өстәлдә фикер дискуссия үтте. Очрашуда «Җәлил укулары – 2022» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында оештырылды. Институтыбызның 10.2-001 төркеменең 3 курс студентлары әлеге чарада тыңлаучы буларак катнаштылар.

Фикер алышуда әдәбият белгече, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова, Милли музей генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова, Язучылар берлегенең рус телле әдәбият буенча консультанты Галина Зайнуллина һәм башка әдәбият һәм тарих белгечләре катнаштылар.

Дискуссия барышында белгечләр Бөек Ватан сугышы чорындагы язучы әдәбиятчыларның тормышлары, әсәрләренең үзенчәлекләре, чор авырлыклары,  турында сүз алыштылар. Тыңлаучыларга язучылар берлеге тарафыннан башкарылган “Үлемсез әдәби полк” проекты, Татарстан әдипләре бу чорда иҗат иткән әсәрләре, китаплары турында сөйләнде.

Бөтен белгечләр чыгышларыннан тыш, әдәбиятыбызның өйрәнүдә гаять күп көч түккән галимә, әдәбият белгече, доцент Миләүшә Хәбетдинова чыгышы һәм фикерләре истә калды.

“Җәлилчеләр сугышка беренче булып үз теләкләре белән чыгып киткән. Әмма алар тылда утырмаган, сугышның иң кайнар нокталарында булган. Аларның талантларын күреп, матбугатка язганнар. Безнең күпме зыялыларыбыз сугышка эләгеп, һәлак булган. », - дип җиткерде ул.

Чара эксклюзив материалларга бай булды: танылган язучыларның чын исемнәре, шагыйрьләрнең моңарчы күренмәгән китаплары, документлар, әдипләрнең кыюлыгы һәм бронь кулланмаулары. Боларны белү студентларга аеруча кызык булды. Чөнки әдәбият дәресләре аудитория кысаларында да  бик эчтәлекле, ә монда исә бу тема тагы да киңрәк ачыла, өстәвенә белгечләр фикерләре җиткерелә, кайнар дискуссияләр бара, яңа фактлар ачыла.

Хисматуллина Илзия:

“Очрашу бик кызыклы үтте. Чөнки биредә без шагыйрь һәм язучыларның ижаты, тормышлары турында белмәгән мәгълүматлар белән дә таныштык. Һәрбер спикер сөйләгән темаларын "йөрәкләре" аша үткәргәне күренеп тора. Чөнки бөтен чыгышлар да жанлы үтеп, сорауларга тирән һәм фән ягыннан да, тормыш ягыннан да кызыклы булды. Сораулар кичә барышында туып торды, ә бу, миңа калса, чараның үтемле һәм кызыклы булуының дәлиле.”

 

Чыганак: Зилэ Дәрҗеманова

Источник информации: Гайнуллина Гульфия Расилевна