16 октября 2022
Җәлил укулары

14 нче октябрь көнне Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Актлар залында «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Конференция фронтовик шагыйрь Рәхим Саттарның тууына 110 ел һәм Муса Җәлил музей-квартирасының оешуына 40 ел тулуга багышланган иде. Конференция эшендә Татарстанның һәм Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән хөрмәтле кунаклар, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, галимнәр, Институт җитәкчелеге, укытучылар, студентлар  катнашты.

Конференцияне ачып җибәреп, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р.Җамалетдинов бу дәрәҗәле чараның университет белән бәйләнешләренә тукталды. Җәлил укуларын оештыруның башлангычы 1960 нчы елларга Казан университетына барып тоташа. Беренче укулар безнең уку йортында оештырыла башлый. Күпмедер вакыт тукталып торганнан соң, ул ТР Милли музее, Казан университеты белән берлектә Муса Җәлилнең музей-квартирасы тарафыннан дәвам ителеп китә.

Ачылыш вакытында тантаналы төстә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең һәм Рәхим Саттарның кулъязма дәфтәрләренең оригиналлары чыгарылды, аларны алып чыгу хокукы Суворов училищесының иң яхшы тәрбияләнүчеләре белән Татарстан Милли музееның документаль фонд хезмәткәрләре Лилия Гобәева һәм Шамил Хаматовка бирелде.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе  студентлары Муса Җәлилнең «Җырларым» һәм Рәхим Саттарның «Халкым өчен» шигырьләрен татар, рус, чуваш, башкорт, мари, казах һәм үзбәк телләрендә яңгыраттылар. Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым кунакларны видеоэлемтә аша сәламләде.

Конференциянең пленар утырышында Җәлил шәхесенең һәм иҗатының проблемалы аспектларына тукталдылар. Аерым алганда,  филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Йосыпова «Җәлилне өйрәнү фәне: үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган чыгышында Муса Җәлил иҗатының өйрәнелү тарихына тукталды, бүгенгесенә бәя биреп, киләчәктәге бурычларны ассызыклады. Тарих фәннәре докторы, профессор, ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев залда утыручыларны Җәлил-Кормаш төркеме язмышына бәйле яңа табылган документлар  белән таныштырды. Филология фәннәре докторы, ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Рамил Исламов  Муса Җәлил документларына бәйле яңа басма турында сөйләде. Филология фәннәре кандидаты, татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова Муса Җәлил образының хәзерге сәхнәдә һәм кинода чагылышы буенча тәнкыйди чыгыш ясады. Рәхим Саттарның оныгы, ТР Милли музееның директор урынбасары Лилия Саттарова бабасының мирасы белән таныштырды. «Автодор» оешмасы җитәкчесе Киңәшчесе Крастынь Сергей Робертовичның «Ушедшие в бессмертие. Памяти 2-й ударной армии» китабының презентациясенә бәйле чыгышы залда утыручыларның берсен дә тыныч кына калдыра алмады. Ул безне кабат Җәлил сугышкан урыннарга, ул әсирлеккә төшкән көннәргә алып китте.

Пленар утырыштан соң конференция үзенең эшен секцияләрдә дәвам итте. Һичшиксез, конференциядә күтәрелгән мәңгелек төшенчәләр – батырлык, Ватанны, гражданлык позициясе – турында сөйләшү студентларга зур тәэсир ясады.

 

Чыгынак: Юсупова Нурфия Марсовна, татар эдэбияты кафедрасы профессоры, Ризэлэ Гыйлэжева, 10.2-902 торкем старостасы

Фото: https://media.kpfu.ru/news/dzhalilovskie-chteniya-2022-kfu