10 октября 2022
Киләчәк синең кулыңда

Мәктәпне тәмамлаган вакытта күп кенә чыгарылыш укучылары сайлау алдында кала. Нинди һөнәр, кайсы уку йортын сайлауга карап, кешенең профессиональ язмышына нигез салына. Төрле профессияләргә кагылышлы мәгълүмат никадәр күбрәк булса, үзеңнең күңелеңә ятышлысын һәм нәкъ менә үзеңә туры килгәнен эзләп табу шулкадәр җиңелрәк.

Алда әйтелгәннәрне исәпкә алып, 10.2-901 төркем студентлары педагогик практика барышында (җитәкчеләре Г.Р Гайнуллина, Н.М. Йосыпова, Р.К. Сәгъдиева) төрле мәктәпләрдә профориентация чаралары уздырды. Мәликә Хәйрулла КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә, Гобәйдуллина Ландыш Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә һәм бер төркем студент Казанның 27 нче татар гимназиясендә укучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы белгечлекләр белән таныштырды.

Студентлар сөйләгән мәгълүмат буенча, институт колачлаган өч югары мәктәп эчендә 30 илдән 5000 гә якын студент белем ала. Чит ил, рус, татар филологиясе; педагогик белем кебек юнәлешләрнең һәрберсе перспективалы белгечлекләргә тармаклана. Имтиханнарны югары балларга тапшырган укучылар өчен шактый зур санда бюджет урыннары каралган. Мәсәлән, 2022 елның кабул итү комиссиясе кысаларында 465 бюджет урыны бүлеп бирелгән (299 – бакалавриат, 166 – магистратура). Бюджет бүлегенә керүчеләрнең уртача баллы 85,4, контракт нигезендә белем алучыларның – 80,7 икәнен исәпкә алсак, уку йортының Татарстанда гына түгел, Россиядә дә дәрәҗәле баскычта торуын күрергә мөмкин.

Бу фикерне раслау өчен, уку йортын тәмамлаучылар исемлегенә күз салу да җитә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, «Ясная поляна», «Большая книга», «Звездный билет» әдәби премияләре лауреаты Гүзәл Яхина, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис һәм башка күп кенә билгеле шәхесләр нәкъ менә шушы уку йортында тәрбияләнгән, белем алган.

Студентлар укучыларга шулай ук өстәмә баллар алу турында да сөйләде. Әлеге мөмкинлек КФУ төбәкара фән олимпиадалары, Лев Толстой исемендәге бөтенрәсәй фәнни конференциясе, Н.И. Лобачевский исемендәге бөтенрәсәй фәнни конференциясе (чит ил катнашучылары белән) җиңүчеләренә һәм призлы урын алучыларына бирелә.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тәкъдим иткән белгечлекләр белән кызыксынган укучылар студентларга сораулар бирделәр. Чыгарылыш сыйныф укучыларын бигрәк тә билингваль мохиттә укыту юнәлеше җәлеп итте. Бу күренеш гаҗәп тә түгел, бүгенге көндә ике телле белгечләргә ихтыяҗ зур.  Уку йорты белән якыннанрак танышырга теләүчеләр исә 31 октябрьдән башлап 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк ачык ишекләр атналыгына чакырылды.

Без – 4 нче курс студентлары -  институтыбыз белән һәрьяклап якыннан таныш. Уку йортында үткәрелүче иҗтимагый-мәдәни чаралар, уку системасы, тулай торак тормышы белән бәйле тәҗрибәбезне укучылар белән уртаклаштык. Киләчәктә алар да безнең уку йортының ишекләрен ачып керер һәм “студент тормышы” дигән өр-яңа дөнья белән танышыр дигән өметтә калабыз.

 

Чыганак: Алинә Хәбибуллина, 10.2-901 төркем студенты