06 октября 2022
Бер күрешү - үзе бер гомер

3 нче октябрь көнне Казан Федераль Университетында күркәм чара – «Шигырь бәйрәме» – булып узды. Биредә татар халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты Рәдиф Гаташ мөхтәрәм кунак булды. Билгеле ки, барча талиб–талибәләр бу очрашуны зарыгып көтте, шунлыктан Рәдиф абыйга бик кызыклы сорауларын яудырдылар гына, аныӊ белән татар әдәбияты, шигърияте, үткәне, бүгенгесе, киләчәге  турында әӊгәмә кордылар.

Рәдиф абый үзенеӊ шигырьләрен укыды. Безгә аеруча, «Ирләр булыйк», «Европада татар шагыйрьләре» ошады.  Халык шагыйре шулай ук татар халкы турындагы фикерләре белән бүлеште, татар булуыбыз белән горурланырга чакырды. «Бүгенге көндә шигъриятебез көчле, аныӊ киләчәге ныклы!» - дип тә өстәде ул.

Һәркем бу очрашудан чын мәгънәсендә ләззәт алды! Казан Федераль Университеты студентлары Рәдиф абыйга  нык сәламәтлек, иминлек, илһам чишмәсе саекмасын дип теләп бу чарада катнашуы өчен Зур рәхмәтләрен белдерде!

 

Чыганак: Мингазова Ляйля Ихсановна