18 июля 2022
БДИны 100 баллга тапшыручылар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына килә

Бу көннәрдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыручылар белән очрашулар узды.

Институт директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов мәктәпне уңышлы тәмамлаган укучыларны шәхсән үзе кабул итте, аларны уңышлары белән котлады. Очрашуларда шулай ук И.А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе деканы Мөхәмәтшина Резеда Фаил кызы, Л.Н Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе доценты Гурьянов Игорь Олег улы һәм институтның профориентация үзәге хезмәткәрләре катнашты. Абитуриентларны белем бирү программалары, яңа юнәлешләр, һөнәри яктан үсү мөмкинлекләре, институтта эшләп килгән иҗат коллективлары, студентлар тормышы белән таныштырдылар.  Яшьләргә ярдәм йөзеннән оештырылган программа нигезендә БДИны 100 баллга тапшырып КФУга укырга керүчеләргә бер тапкыр 80 000 күләмендә стипендия бирелүе хакында да әйтелде.

Булачак студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, тулай торак мәсьәләсе, стипендия, өстәмә белем алу программалары белән кызыксындылар, киләчәктә тормышта кирәкле һөнәр иясе буласы килүләре хакында сөйләделәр.

Очрашу ахырында абитуриентларга институт буенча экскурсия уздырылды.

 

Источник информации: Центр профориентационной работы и взаимодействия с работодателями