29 июня 2022
Институтка татар теле укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында катнашучылар килде

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 28 июнь көнне татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында катнашучыларны кабул итте. Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 400 делегат – татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләрен институт җитәкчелеге һәм Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе мөгаллимнәре каршы алды. Кунаклар киләчәктә туган тел сагында торачак укытучыларны әзерләүче уку йорты белән таныштылар. Заманча технологияләр белән җиһазландырылган аудиторияләргә, студентларның кул эшләре урын алган “Манзара” күргәзмә залына, бай китапханәгә кабат-кабат соклануларын белдерделәр.

Чувашия республикасының Шымыршы  районы Өчбалтай урта мәктәбе директоры Раилә Емдиханова институт белән танышканнан соң: “Булачак татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мондый затлы бинада, танылган галимнәрдә белем алуларына чын күңелдән сөенеп йөрдек. Телне өйрәнүдә заманча алымнар кулланылуы, “Ана теле” проекты күңелләребезгә хуш килде. Үзебезнең мәктәпләргә бу яңалыкларны алып кайтасы, үзгәртәсе килү теләге кабынды”, – дип үзенең хисләре белән бүлеште.

Очрашу институтның Актлар залында дәвам итте. Съездда катнашучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов сәламләде. “Институтка шактый әзерлекле, белем нигезе нык булган укучылар килә. Булачак студентларны әзерләүдә сезнең дә өлешегез зур булуын аңлыйбыз һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез”, – диде ул. Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов үзенең чыгышында югары уку йортларына документлар кабул итү чоры башланганын искәртеп узды һәм 2022 елгы кабул итү программалары белән таныштырды. Шулай ук мөхтәрам кунаклар каршында КФУның Татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Гүзәл Әмир кызы Нәбиуллина чыгыш ясады. 

Очрашу ахырында Рәдиф Җамалетдинов кунакларга мөрәҗәгать итеп, “Сезгә үтенечебез бар: телебезне яраткан, аңа хезмәт итәргә теләгән балаларны безгә җибәрсәгез иде. Ышаныгыз, без аларны милли рухта тәрбияләүне дәвам итәрбез, киләчәктә милләтебезгә хезмәт итәрлек кадрлар әзерләргә тырышырбыз”, – диде. 

Источник информации: Раиля Хаялиева