21 июня 2022
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында институтка багышланган пресс-конференция узды

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган пресс-конференциядә катнашты.

Пресс-конференциядә сүз татар филологиясе һәм журналистикасы белгечлеге буенча кадрлар әзерләү, укырга керү тәртипләре, бюджет урыннар хакында барды. Әлеге чарада «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та катнашты. Ул татар журналисты булырга теләүче абитуриентларны югары уку йортының бюджет урыннарына чакырды. «Өченче ел рәттән Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә филология һәм журналистика белгечлегенә укучылар җыябыз. Без бөтен Россиядән татар телен белгән, яраткан, татар телле журналист булырга теләүчеләрне бюджет урыннарына чакырабыз», – дип Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән уңышлы эшчәнлек алып барылуы хакында сөйләде.

 

 

Источник информации: Раиля Хаялиева