25 мая 2022
Якты язмышлы мәгърифәтче

24 майда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе профессоры, Россия Федерациясе югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, педагогика фәннәре докторы Фираз Фахраз улы  Харисовның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә уздырылды.

Фираз Фахраз улы Харисов югары белем бирү өлкәсендә 34 елдан артык хезмәт итә, киң кырлы фәнни-педагогик эшчәнлек алып бара, күпсанлы фәнни-популяр, фәнни-методик хезмәтләр авторы. Галим югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә татар телен укытуның теориясе һәм практикасы, хәзерге полилингваль белем бирү шартларында татар телен чит тел буларак укытуга караган актуаль проблемалар белән бик актив шөгыльләнә.

Кичәне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов башлап җибәрде. Ул галимнең татар телен саклап калу, үстерү, укыту буенча алып барган эшен югары бәяләде.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Рамил Хәмит улы Мирзагитов үзенең чыгышында Фираз Фахраз улының дөньякүләм танылган галим, методист, тел белгече булуын ассызыклады. Юбилярга югары мәктәпнең һәр студенты, магистранты, аспиранты, укытучылары, хезмәткәрләре исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.

Фираз Фахраз улын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Заһри кызы Закирова тәбрикләде һәм галимгә «Мактаулы остаз» билгесен тапшырды.

Фираз Фахраз улының шәкерте, педагогика фәннәре кандидаты, татар теле белеме кафедрасы доценты Гөлнара Расих кызы Шакирова галимнең тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге белән таныштырып узды, аның бөтен гомерен фәнгә, татар телен укыту методикасына багышлаган шәхес булуын билгеләп үтте. Фираз Фахраз улының беренче тапкыр рус телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмаларында татар телен укыта башлауның тулы бер концепциясен эшләвен һәм телгә өйрәтү теориясендә һәм методикасында яңа юнәлешкә нигез салуын ассызыклады.

Татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина галимнең татар тел гыйлемен үстерү һәм дөньяга таныту өчен бик күп хезмәт башкаруын билгеләде, кафедра укытучылары исеменнән аны гомер бәйрәме белән тәбрикләде.

Бу кичәдә Фираз Фахраз улы Харисовны гомер бәйрәме белән якташлары, сабакташлары, остазлары, хезмәттәшләре, дуслары һәм якыннары котладылар. Бәйрәмдә юбилярны тирән фикерле, заманча карашлы галим, күпләгән укытучылар һәм яшь галимнәрнең остазы, киңәшчесе, студентлар арасында абруй казанган хөрмәтле мөгаллим буларак кына түгел, шулай ук кешелекле, ярдәмчел, киң күңелле кеше буларак та билгеләп үттеләр. Юбилей кичәсе Фираз Фахраз улы Харисовның «Татар теленең үсеш этаплары, гамәли кулланылышы, телләрнең килеп чыгуы һәм хәзерге торышы» дигән темага чыгышы белән тәмамланды.

 

Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасы