18 май – Халыкара музейлар көнендә Шәриф Камал исемендәге татар китабы йортында Шәриф Камалның тормыш юлына багышланган чара булып узды. Әлеге чарага әдипнең туганнары һәм әдәбият укытуысы Гайнуллина Г.Р. җитәкчелегендә ИФМКның 10.2.901 төркем студентлары чакырылды.
Иң беренче булып сүзне Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин башлады. Ул Шәриф Камалга кагылышлы ике хатны укып китте. Беренчесе 1929 елда әдипнең кызлары Зәйнәп, Хәят, Хәбирәгә язган хаты булса, икенчесе исә 1939 елда әтисенә юллап кызлары язган хат. Шулай ук Айдар Шәйхин язучының тормыш юлы һаман да өйрәнелә, иҗаты саклана һәм әдипнең туганнары моңа бик күп көч кертә дип искәртеп китте.
Алга таба сүзне Татар китабы йортының өлкән хезмәткәре Гөлназ Рәшит кызы Җиһангирова дәвам итте. Ул кыскача гына музейның тарихын сөйләде, аңа кагылышлы документ сурәтләрен тәкъдим итте. Алар арасында 1944нче елда РСФСР совет наркомының музейны оештыру буенча һәм шул ук елда музейны зурайту буенча өйдәге башка фатирларны бүлеп бирү карарлары. Музей үзе исә 1950нче елда эшли башлаган һәм милли музейның әдәби филиалы буларак оештырылган.
Чираттагы чыгыш ясаучы Нәфис Әнвәр улы Байгильдиев булды. Ул кунакларга милли музей белән берлектә архивларда табылган фотоларның электрон копияләрен күрсәтте. Һәрберсе турында берникадәр сөйләде. Шәриф Камалның туганнары да үз хатирәләреннән өстәмәләр кертте. Шулай ук Нәфис Әнвәр улы тиздән Шәриф Камал һәм аның туганнары, Байгильдиевлар токымына багышланган китап чыгачагы турында хәбәр итте (әдипнең барлык туганнары диярлек Байгильдиев фамилиясен йөртәләр, Шәриф Камал үзе дә Байгильдиев булган, ә Камал – әтисенең исеме)
Алга таба сүз Шәриф Камал музееның элеккеге директоры Луиза Николаевнага Янсуарга бирелде. Ул шулай ук үз истәлекләре белән, үз хисләре белән бүлеште, йортны җитәкләгән, аны карап торган хезмәткәрләргә зур рәхмәтен белдерде. “Бу йортның шундый бик матур аурасы бар. Ул үзенә сыендыра. Гомер буе шулай сыендырып яшәсен иде”.
Эльза Мостафа кызы Шакирова Шәриф Камалның абыйсының Гыймади Камалның әдипнең тормышындагы роле темасын күтәрде. Әлеге теманың моңарчы өйрәнелмәгәнлеген ассызылкап үтте.
Айдар Шәйхин кунакларны музей буенча экскурсиягә чакырды. Шулай ук ИФМК студентларына VR күзлектә элеккеге Казан буенча сәяхәт итәргә тәкъдим ителде. Чарада булган барлык студентлар исеменнән мондый бүләк өчен зур рәхмәтемне белдерәм!
10.2-901 төркем Габизов Илсаф