16 мая 2022
"Аһ син җил! Син миңа яшьлегемне сөйлисең..." (М.Мәһдиевнең "Без – кырык беренче ел балалары"ннан)

Авыр, кырыс еллар үтелгән. Ничек үтә алганбыз, аңа каян көч килгән? Әйе, безгә яшәргә кирәк иде, үз бурычыңны үтәргә кирәк иде. Әйе, яшәргә кирәк иде”.

Әдәбият галиме, 1991 елга кадәр Казан университеты мөгаллиме, доценты, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевнең “Без  – кырык беренче ел балалары” повестеның соңгы юллары һәр татар укучысының күңеленә гомерлеккә кереп уелган.

Узган елның декабрендә әлеге әсәр нигезендә төшерелгән кинофильм дөньяга чыкты. 13 май көнне институтыбызның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф  югары мәктәбе студентлары, мөгалимнәре М.Мәһдиевнең “Без  – кырык беренче ел балалары” әсәре нигезендә төшерелгән  фильмны бергәләп тамаша кылды.

Әйтергә кирәк, әсәрнең безнең элеккеге студентларыбыз актерлар Р.Сәләхова, И.Хафизов, А.Пискуновлар катнашында спектакль буларак 2010 елгы куелышы зур популярлык казанган иде. 2021 елгы кинофильм кайсы ягы белән аудиторияне яулар, әдипнең кабатланмас стиле ничек тәкъдим ителер, дигән сораулы карашлар бер сәгатьлек картина башланыр алдыннан һәркемнең күңелендә торды.

Фильмны тамаша кылган билингваль юнәлештә гыйлем алучы, киләчәктә  физика, информатика, башлангыч класс укытучылары булачак студентлар продюсер Миләүшә Ләбиб кызы Айтугановага шул сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Яббаров Альмир: “Кинофильм вариантында ни әйтергә теләдегез?” – диде. Продюсер, режиссер Әмир Галиәскаровның да хезмәтенә тукталып, картинаның язучының туган ягында төшерелгәнен, һәр детальне тәфсилләп эшләгәнлекләрен сөйләде: “Бәхетебезгә, иске мәктәп бинасын төшерү өчен иске балалар бакчасы бинасы табылды. Глобусына кадәр сугыштан соңгы елларныкы”. Филолог, булачак журналист, 3 курс студенты Мәликә Хәйрулла картинаны караганнан соң тәнкыйть сүзе дә җиткерде: “Сезнең карашка, детальләрне Мәһдиевчә бирү килеп чыктымы?”. М.Айтуганова: “1 секундлык һәрбер күренеш 3 сәгать, кайчак берәр көн төшерелде”, – дип җавап бирде.

Язучының кызы Гәүһәр Мәһдиева үзенең бу картинаны төшергән вакыттагы хисләре белән бүлеште, төшерүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтле булуын әйтте. Мөгаллим Гөлфия Гайнуллина Мөхәммәт Сөнгат улын беренче чиратта фольклорчы галим, мөмкин булмаган шартларда тыелган әдәби мирасны, мәдрәсәләр тарихын  гарәп графикасыннан кириллицага күчереп, Казан университеты студентларына сөйләгән, киң җәмәгатьчелеккә ирештерү юлларын эзләгән, ниһаять, дәресләрендә классикларның әсәрләрен яттан укыган олы исемле мөгаллим буларак бәяләүгә басым ясады. Әдипнең кызы бу урында әтисенең кыю адымын искә төшерде: “Әтием лаеклы ялга чыккан көнне – декабрь аенда эштән китте: “Мин үз урынымны яшьләргә калдырам, алар үсәргә тиеш, аларга юл куя белергә кирәк”, – диде. Үзе газапланды, кинәт олыгайды, эчтән янды, әмма дәрәҗәсен төшермәде”. Профессор Әлфия Юсупова Гәүһәр ханымның сүзләрен куәтләп: “Мөхәммәт абый чын татар зыялысы, интеллигенты иде. Кырыс, әмма гадел, игътибарлы, елмаеп гына кисәтер, әмма әсәрне белмичә, имтиханны бирәм  димә  Мөхәммәт абыйга,”– дип хатирәләре белән бүлеште.

Чара кинофильм эчтәлегендәге Бөек Ватан сугышы чоры үсмерләре темасы белән башланып, шул елларда канат ныгытып, берничә буын студентларны тәрбияләгән Казан университеты мөгаллимнәренең якты рухына дога-сүз ирештерү кебек дәвам итте.

“Безнең балачак еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килде. Без балалык чорыбызда таякны ат итеп уйный алмадык, бәлки чын атлар итеп, колхоз басуында эшләдек.. Атлар азайгач, үгез җиктек, сыер җиктек... Яшьтәшләрем мин горурлана алам: алар яшьтән Ватан язмышы белән суладлар, Ватан язмышы өчен кайгырырга, шатланырга бала вакыттан ияләнделәр”.

Әдәбият галиме, Казан университеты мөгаллиме М.С.Мәһдиев татар әдәбияты мәйданына “Без  – кырык беренче ел балалары” повесте белән 1968 елда килеп керә. Бу вакытта инде ул укучыга ХХ йөз башы татар әдәби тәнкыйте, халык авыз иҗаты, мәдрәсәләр тарихы турындагы гыйльми хезмәтләре белән күптән таныш була. Киңкырлы галим әдәби иҗатында татар тормышын тулы бер образ итеп сурәтләүгә ирешә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышлап үткәрелгән  әлеге чара студентларыбыз күңелендә тирән эз калдыргандыр, дип ышанабыз.

 

Гөлфия Гайнуллина