05 мая 2022
"Татар филологиясен өйрәнү һәм укытуның актуаль мәсәләләре"

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире Сәйфулина Флера Сәгыйть кызы 2022 елның 28 апрель көне М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының 55 еллыгына һәм татар теле һәм әдәбияты кафедрасының 30 еллыгына багышланган «Татар филологиясен өйрәнү һәм укытуның актуаль мәсәләләре» дип аталган Бөтенрәсәй (чит ил катнашучылары белән) фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Конференциянең ачылышы кафедра мөдире – филология фәннәре докторы Илшат Сахиятулла улы Насиповның кафедра эшчәнлеген яктырткан доклады белән башланды. Тантаналы өлештә кафедраның түгәрәк датасы уңаеннан килгән күпсанлы кунаклар чыгышы, котлаулар яңгырады, кафедра әгъзаларына киңкырлы эшчәнлекләре өчен кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Үзенең чыгышында Ф.С. Сәйфуллина КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар Институты һәм М.Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы арасындагы күпъеллык хезммәттәшлеккә басым ясап, Институт директоры профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов исеменнән тәбрик итте, истәлек бүләкләре тапшырды.

Чара пленар утырыш, төрле еллар чыгарылыш студентлары фестивале, бәйрәм концерты белән дәвам иттерелде.

Коллегаларыбызны әлеге юбилейлары белән тәбрик итеп, фәнни һәм иҗади уңышлар телибез!

 

Мәгълумат чыганагы – татар әдәбияты кафедрасы.