29 апреля 2022
ИЛСӨЯР ИЛДУС КЫЗЫ ШИҺАПОВА: "ЧЫГЫШ ЯСАУ – УЛ СӘНГАТЬ"

Бу көннәрдә Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасында даими үткәрелеп килә торган «Хәзерге татар теле белеменең актуаль проблемалары» дигән түгәрәк кысасында студентлар өчен конференцияләрдә докладлар белән чыгыш ясаганда, курс эшләрен яклаганда үз-үзеңне тоту серләрен төшендерүгә багышланган остаханә уздырылды.

Остаханәне Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты, сәхнә теле һәм дикторлык осталыгы белгече Илсөяр Илдус кызы Шиһапова уздырды. Илсөяр Илдус кызы Яшел Үзән районы Зур Өтәк авылында туа.  Ул Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетында режиссура бүлеген тәмамлый. Мәскәүдә сәхнә теле белгечлеген үзләштерә. Бик күп шигырьләр, җырлар, сценарийлар авторы.

И.И. Шиһапова чыгышын үзе шигырен сөйләп башлады. Үзенең иҗатында туган як, туган авыл темасының төп урынны алып торуын ассызыклады. Илсөяр апа сүзләре белән әйтсәк, бу аның иҗатының лейтмотивы. Мөгаллим студентларга сәхнәдә эмоцияләрне, гәүдәне контрольдә тотуның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, үз-үзеңне кулда тотуның төп өлеше – ул киеренкелектән арыну. Ә моның өчен чыгышлар алдыннан төрле күнегүләр ясарга кирәк. Студентлар күрсәтелгән күнегүләрне эшләп карадылар һәм аларның ни дәрәҗәдә кешегә тәэсир итүен сизделәр. Һәрбер күнегүнең ассоциатив исеме бар. Мәсәлән, төз тору күнегүе – үрдәк, башны дөрес тоту – кабак һ.б. Моның сәбәбен Илсөяр Илдус кызы кешенең ассоциацияләрне яхшырак истә калдыруы белән аңлатты.

Үз-үзеңне аудитория алдында тота белүнең тагын бер мөһим ягы – дөрес сулыш алу. Сулыш алуның да үз тәртибе бар. Илсөяр Илдус кызы дөрес сулыш алу техникасын күрсәтте.

«Кеше белән аралаша белү, үзеңнең фикереңне тыңларлык, ишетерлек, игътибарыңны җәлеп итәрлек итеп җиткерү – ул сәнгать. Әгәр дә сез үзегезне онытылып, сокланып, хозурланып, бар дөньяларын онытып тыңлауларын телисез икән – дөрес итеп паузалар ясарга һәм алдан бер тапкыр текстны укып чыгарга кирәк», – дип тәмамлады чыгышын Илсөяр Шиһапова.

Чарада катнашкан барлык студентлар исеменнән кунагыбыз Илсөяр Илдус кызы Шиһаповага олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Тыңланган мәгълүматлардан, өйрәнгән күнегүләрдән һәрберебезнең үз-үзенә ышанычы артты, аудитория алдында чыгыш ясаудан курку хисе кимеде. Киләчәктә дә мондый файдалы, нәтиҗәле очрашулар булыр дигән теләктә калабыз.

 

Мәгълүматны  3 курс студентлары Габизов Илсаф һәм Рахматуллина Алсинә әзерләде.