25 апреля 2022
Казан университетының Татар халык хорына – 55 ел!

2022 елның 23 апрелендә Казан федераль университетының Император (актлар) залында Татар халык хорының 55 еллык юбилее уңаеннан “Гомер – бер мизгел...” исемендә Зур концерт булды. Аның сәнгать җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин, концертмейстры Венера Бакиева. Бу мәдәни чара татар мәдәниятен, җыр, музыка сәнгатен үстерүгә, аны пропагандалауга, яшь буында татар халык моңнарына, дөнья музыка сәнгатенә мәхәббәт, эстетик зәвык тәрбияләүгә зур өлеш керткән һәм хорның алыштыргысыз җитәкчесе булган И. Рәхимуллинның 80 еллык юбилеена да нисбәт ителде. И. Рәхимуллин Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң, 1970 елдан 1985 елга кадәр әлеге уку йортының хор дирижерлыгы кафедрасында укыта. 1975 елдан 2002 елга кадәр М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында баш хормейстер һәм хормейстер булып эшли. 1960 елдан үзешчән хорга җитәкчелек итүгә алына. Казан университетындагы Татар халык хоры 1967 елда оеша. Аны шушы вакыттан алып бүгенгә көнгә кадәр Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1987) Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллин җитәкли. Ул 1995 елда Татар дәүләт гуманитар институтында хор ештырып, 2005 елга кадәр аңа да җитәкчелек итә.

И. Рәхимуллин – гомер юлының 62 елын хор сәнгатенә багышлаган олы җанлы, фидакарь шәхес. Бел мизгел булып узган вакыт аралыгында Казан университетының, шул исәптән Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең (татар теле һәм әдәбияты бүлеге, татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты, татар филологиясе факультеты) меңләгән сәләтле студентлары “Ирнис Рәхимуллин мәктәбе”н уза. Татар халык хорының 55 еллыгын бәйрәм итү кичәсенең беренче өлеше КФУның Яшьләр сәясәте, социаль сораулар һәм физкультура-спорт системасын үстерү департаменты хезмәткәре М.Ф. Сафина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җитәкчесе Д.Ф. Шакиров, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р. Җамалетдинов исеменнән Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Р.Х. Мирзаһитов һәм башкаларның юбиляр И.Рәхимуллинны котлау һәм олылау сүзләре белән үрелеп барды, татар халык хорының Казан университеты студентларының рухи, мәдәни тормышында, милли культурабызны саклаудагы урыны югары бәяләнде. Бүгенге концертта татар, казах, грузин халыкларының милли көйләре, рус, инглиз, итальян классик музыкасыннан аерым әсәрләр, күренекле татар композиторларының җырлары яңгырады. “Былбыл” һәм “Хәят” вокаль төркемнәренең югары профессиональ югарылыктагы чыгышлары һәм хор солистлары Р. Исламова, Э. Шәрипова, Э. Хафизова, З. Мөбарәкшиналарның үзенчәлекле яңгырашка ия булган Император залына сибелгән моңнары һәр тамашачы күңеленә үтеп керде. Бөек Тукай сүзләре белән әйткәндә, халкыбыз “күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгесе” булган җырлар хозурландырды, тормышка мәхәббәт, җаннарыбызда яшәү гаме уятты.

 

Мәгълүматны татар әдәбияты кафедрасы

доценты Т.Ш. Гыйлаҗев әзерләде