21 апреля 2022
"ИФМКны кунакка чакыр" проекты дәвам итә

20 һәм 21 апрель көннәрендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Профориентация бүлеге хезмәткәрләре Казан мәктәпләрендә белем алучы 9-11 класс укучылары белән очрашты.

Очрашулар Казанның Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә, 20 нче гимназиядә, 9 нчы гимназиядә һәм 119 нчы мәктәптә узды. Укучыларга Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында чынга ашырылучы белем бирү программалары, укырга керү тәртипләре, кабул итү имтиханнары хакында мәгълүмат бирелде.

Очрашуда катнашкан укучыларның барысы да 23 апрель көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак Ачык ишекләр көненә һәм 24 апрельдә узачак “Уңыш траекториясе” дип аталган Язгы стажировкага чакырылды.     

 

 

Источник информации: Раиля Хаялиева