21 апреля 2022
Рәхим итегез, сезне институт экскурсоводлары каршылый!

–  Әнә, еракта Казанның мең төрле серен үзенә сыйдырган Кабан күле, аннан ары Камал театры... Әнә, институт бинасы каршында  татар халкының күренекле композиторы, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшев һәйкәле... Уку йортының беренче катында кунакларны сәламләп торучы Тукай һәм Толстой сыннары да юкка гына куелмаган...

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары шур рәвешле килгән кунакларга кызыклы экскурсияләр оештыра. Ачык ишекләр көннәре, фәнни конференцияләр, Абитуриент көне, мәктәп укучылары катнашындагы төрле чаралар... Уку йортының ишекләре һәрвакыт һәркемгә ачык һәм төрле фәнни-мәдәни чаралар бик еш уздырылып тора.

Экскурсия уздырырга алынган студентлар иң элек институт тарихын, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлаган күренекле шәхесләр тормышын өйрәнделәр, бина буйлап маршрут төзеделәр һәм тыңлаучыларга кызыклы булырлык мәгълүмат тупладылар. Экскурсиянең тагын бер зур өлеше – институтның “Манзара” күргәзмә залында уза. Биредә студентлар кулы белән иҗат ителгән декоратив-гамәли эшләнмәләр, милли кием-салым үрнәкләре урнаштырылган. Татар халкының мәдәниятен, тарихын яктырткан “Манзара” күргәзмә залын экскурсия уздыручылар өч өлешкә бүлеп таныштыра: татар халкына гына хас булган күн мозаикасы эшләнмәләре тарихы, чигү эшләре һәм милли киемнәр.

Күргәзмә залында һәм институт буйлап экскурсияләр өч телдә: татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барыла. Уку йортында кунак булган мәктәп укучылары, әти-әниләр әлеге экскурсияләрне бик яратып тыңлаулары хакында уңай фикерләр калдырдылар.

Институт буенча киләсе экскурсия 23 апрельдә узачак Ачык ишекләр көненә килгән мәктәп укучылары һәм әти-әниләр өчен булачак.

Киләчәктә экскурсияләр белән бергә мәктәп укучылары өчен иҗади мастер-класслар уздыру да күздә тотыла.

Барлык мәктәп укучыларын үзебезнең экскурсияләргә чакырабыз! Килегез! Күңелле булачак!

Источник информации: Раиля Хаялиева