21 апреля 2022
Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары – татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчеләре!

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиадада катнашып, җиңү яулап кайтты. Җиңүчеләрне 20 апрельдә Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады.

Быел Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиадада Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары – Зәринә Хуҗина (җитәкчесе Хуҗина Гөлназ Рәфис кызы) – җиңүче, Илзирә Галимбикова, Лилия Таһирова (җитәкчеләре – Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы) призерлар булды. Шулай ук югары мәктәптән Диләрә Галиева белән Лиана Хәйруллина дә үз көчләрен сынап, катнашты (җитәкчеләре – Галиева Алсу Илгиз кызы).

Катнашучылар КФУ порталында теркәлеп, дистанцион тест үтәргә тиеш иде. Олимпиадада Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 8 — 11 сыйныф укучылары (татар теле укытыла торган мәктәпләр һәм якшәмбе мәктәпләре), татар филологиясе юнәлеше студентлары һәм филолог булмаган студентлар катнашты. Татарстан һәм Россия төбәкләреннән катнашып, финалга үткән укучылар Казанга килде.

Икенче турда катнашучыларга “Минем шәҗәрәм” проектын якларга кирәк булды. Укучылар һәм студентларны бәяләүчеләр арасында КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре дә бар иде.

“Шунысы сөендерә: ел саен катнашучылар саны арта. Татар теленә мөнәсәбәт үзгәрми. Бу - тарих, бүгенге көндәге безнең яшәешебез. Без олимпиадада татар теленә мөнәсәбәтебезне күрсәтәбез. Биредә татар халкына мәхәббәт белән караган, аны яраткан кешеләр җыелган", - диде чыгышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Министр әйтүенчә, олимпиадада җиңүчеләргә өстенлекләр каралган: уку йортларына укырга кергәндә татар теленнән сынау булмый.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

«Халыкара олимпиада - зур вакыйга. Тукаебыз исән булса телебезнең, традициябезнең киләчәгенә өмет булачагына ышанып шулкадәр сөенер иде. Министрлык телебез язмышы, киләчәге өчен никадәр эш башкара икән. Һәр катнашучы - татарның алтын баганасы», - диде ул.

Шулай итеп, барлыгы өч Гран-при иясе ачыкланды: Татарстан, Россия төбәгеннән һәм чит илдән. Гран-при Биектау районы урта белем бирү мәктәбе укучысы Гөлинә Минҗәләева, Пермь краеннан Ләйлә Назина һәм Төркиядән Искешәһәр Османгази университеты магистры Гамзә Нур Налбантка бирелде.

Җиңүчеләргә диплом, чәчәк бәйләме, һәм акчалата премия тапшырылды. Олимпиаданың ябылу тантанасы Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Студентларыбызны чын күңелдән котлап, аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз!

 

Источник информации: КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов, II курс магистры Зилә Мөбәрәкшина.

Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов