14 апреля 2022
Гамьле очрашуның күңелле мизгелләре

Казан Федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында танылган шәхесләр белән жылы очрашулар уку йортыбызның күркәм традицияләренең берсен тәшкил итә. Г.Ф.Каюмова кураторлыгы җитәкчелегендәге 10.2-102 нче төркем студентлары 11 апрель көнне танылган язучы-шагыйрә, галимә-педагог, журналист, публицист, тәнкыйтьче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова һәм Ф.Хөсни исемендәге премияләр лауреаты һәм Татарстанда үткәрелә торган төрле әдәби конкурслар призеры Рифә Рахман белән очрашты. “ ХИСЛЕ СЕРЛӘШҮ” дип аталган бу кичә интервью-шоу форматында узды. Шагыйрә иҗатка килү юлы, иҗади лабораториясенең кайбер үзенчәлекләре белән таныштырды. Беренче шигырьләрен ул инде балачагында ук язган икән, ә сүзгә, татар сүзенә мәхәббәт мөгаллим ата-анасыннан килгән. Рифә Рахманның әтисе, әби-бабасы да шигырьләр иҗат итә торган булганнар. Рифә Рахман да гаилә традицияләрен дәвам итә: ул – ачык зиһенле, татар теле, әдәбиятына мәхәббәт белән янган мөгаллим дә, талантлы каләм әһеле дә. Туры сүзле, беренче карашка бераз кырыс кебек Рифә апаны укучылары бары мактап, аның дәресләрен сагынып искә алалар. Алар да яраткан укытучыларына видеоязма аша үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

Кичәнең зур өлеше иҗат темасына багышланды. Р.Рахман фикеренчә, әсәр язу өчен чын талантка берни дә кирәк түгел, бары теләк булырга тиеш. Шагыйрә үзе көннең кайсы вакытында да утырып яза ала, ул – илһамга, илһам аңа хезмәт итә икән. Әдәби кичә Рифә апаның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Очрашуда бүгенге көннең иң актуаль сорауларының берсе буларак, татар телен саклап калу мәсьәләсе дә күтәрелде. “Татар балалары татар мәктәпләрендә укырга тиеш”,- дип кистереп белдерде үз фикерен мөгаллим, шагыйрә, язучы. Мөгаен, ул күпләребезнең теләген, фикерен дә шушы сүзләр белән белдергәндер. Шагыйрьнең һәр үткен фикере, төпле җавабы белән килешми мөмкин түгел иде. Күңелле очрашу истәлек өчен фотолар ясап төгәлләнде.

Источник информации: Каюмова Гелюся Фаридовна