12 апреля 2022
Абитуриент көне "PR старт. Шаг 3"

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мәктәп укучыларын, әти-әниләрне һәм укытучыларны 16 апрель көнне 12:00 сәгатьтә узачак Абитуриент көненә чакыра.

Әлеге чарада катнашучылар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачылачак “Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Копирайтинг һәм бренд-коммуникацияләр” юнәлеше белән таныша алачак.

Программада:

  1. Медиаграмотность буенча лекция
  2. Медиамейкинг буенча мастер-класс
  3. Институт буенча экскурсия
  4. 2022 елга уку йортына Кабул итү кагыйдәләре белән танышу
  5. Индивидуаль консультацияләр

Катнашу өчен регистрация узу мөһим: https://forms.gle/KDUWX7ApDrKiy86r5

Адрес: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 йорт.

Элемтә өчен телефон: +7(843)221-33-64

 

Источник информации: Раиля Хаялиева
Планируемая дата события: 16.04.2022