11 апреля 2022
Мәктәп укучылары белән очрашулар

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының профориентация бүлеге хезмәткәрләре һәм Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе мөгаллимнәре – Каюмова Гөлүсә Фәрит кызы, Болгарова Рәмзия Марс кызы Казан шәһәре гимназияләрендә белем алучы чыгарылыш класс укучылары белән очраштылар.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясе, 3 гимназия һәм 4 гимназия укучылары Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының белем бирү программалары, яңа ачылачак юнәлешләр һәм 2022/2023 уку елында кабул итү кагыйдәләре хакында кызыксындылар. Шулай ук укучыларга институтта мәктәп укучылары өчен оештырыла торган төрле чаралар, Абитуриент мәктәбе хакында да мәгълүмат бирелде.

Очрашуда катнашучыларның барысы да 23 апрель көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак Ачык ишекләр көненә чакырылды.

 

 

Источник информации: Раиля Хаялиева