28 марта 2022
Укучыларның Н.И. Лобачевский исем. YII Бөтенроссия конференциясе нәтиҗәле узды

Казан федераль университетында 2022 елның 25 мартында традиция буенча үткәрелеп килә торган Н.И. Лобачевский исем. укучыларның Бөтенроссия (халыкара) фәнни конференциясенең көндезге туры үз эшен башлап җибәрде. Конференциянең “PRO-наука” чарасы кысаларында тантаналы ачылышыннан соң, ул икенче көнне институтларда эшен дәвам иттерде. Г. Тукай исем. Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә быел башка секцияләр белән бергә филол.фән.докторы, проф. Ф.С. Сәйфулина рәислегендә “Татар теле һәм әдәбиятының мөһим мәсьәләләре” (8-11 сыйныфлар) һәм филол.фән.докторы, проф. Н.М. Йосыпова рәислегендә “Татар теле һәм татар әдәбияты” (4-7 сыйныфлар) секцияләре эшләде. Югары мәктәптә бу чараны Г. Тукай исем. Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов ачты. Ул конференциядә катнашучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов исеменнән котлаганнан соң, татар мәдәниятен, әдәбиятын һәм туган телне саклап калуда бу чараның зур әһәмиятен билгеләде һәм укучыларга уңышлар теләде.

Секцияләрнең читтән торып эшләү турына хезмәтләре уңай бәяләнеп, алдагы турга үткәрелгән 73 укучының 53се татар теле, татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар журналистикасы фәннәреннән эзләнү эшләре белән көч сынашты. Быелгы конференциядә мәктәп укучыларының активлыгын уңай тенденция буларак билгеләргә кирәк. Конференциянең географиясе шактый киң иде: Яр Чаллы, Түбән-Кама, Алабуга һәм Татарстан Республикасының төрле районнарыннан укучылар катнашты, аеруча Казан шәһәре мәктәп һәм гимназияләренең активлыгы сөендерде. Башка еллар белән чагыштырганда, укучы хезмәтләренең фәнни яктан югарылыгын, төрле характердагы фактик материаллар белән дәлилләнеп, филологик һәм культурологик аспектларда тирән анализ белән аерылып торуын һәм камил презентация, аерым эзләнү эшләренең үзенчәлекле, бай күргәзмә материаллар белән тәэмин ителешен билгеләргә кирәк. Укучыларның эшләре гомумән уңай бәяләнгән хәлдә, алар арасыннан аерым призлы урыннар күрсәтелде Э. Шакирова (Казан, 11 сыйныф), К. Сираева Яр Чаллы, (11 сыйныф), Ә. Исхаков (Казан, 6 сыйныф). К. Йосыпова (Казан, 5 класс), А. Шәфигуллина (Казан, 5 сыйныф) һ.б.ларның чыгышлары жюри әгъзаларында соклану уятты. Конференция 28 мартта КФУ җитәкчелеге һәм институтлар вәкилләре катнашында нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләр тапшыру тантаналы утырышы белән төгәлләнде.

 

Мәгълүматны татар әдәбияты кафедрасы доценты Т.Ш. Гыйлаҗев әзерләде