25 марта 2022
МИЛЛИ МУЗЕЙ ФОНДЫНДА ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ЯДКЯРЛӘРЕ

24 нче март көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә укучы 10.2-801 нче төркем студентлары укытучыбыз Гайнуллина Гөлфия Расилевна җитәкчелегендә Татар китабы йортына барып кайттык.

Музейга баруның төп сәбәбе – Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан оештырылган чарадан кызыклы фактик мәгълүмат җыю. Бик бай һәм кызыклы материаллар белән тарих фәннәре кандидаты Гөлназ Җиһангирова һәм Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалиева таныштырдылар.

Иң башта студентларга «Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры» турында мәгълүмат җиткерелде. Монда көн саен диярлек төрле очрашулар оештырыла һәм аларның арасында Ш.Камалга багышланганнары гына түгел, әдәбиятыбызның алдынгы иҗат әһелләренә дә багышланган чаралар еш уза.

Аңлашыла ки, очрашуның төп өлеше Г.Ибраһимовка багышланган иде. Ул бик күпкырлы шәхес була: язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәяси дәүләт эшлеклесе. Гомере буе татар яңарышына, алгарышына, татар дөньясын яктырак, матуррак, рухлырак югарылыкка күтәрүгә хезмәт итә. Ул тырыш һәм ярдәмчел кеше була. Үзенең күпчелек хезмәтләрен талантлы Гайшә Шәрипова тарафыннан русчага тәрҗемә иттерә. Әдипнең хатлары моны турыдан-туры раслый, чөнки аларда ул тәрҗемәче белән дустанә аралаша, аңа киңәшләр бирә һәм шул ук вакытта үзен мактый да. Рус телендә бастырылып чыккан китапларда, мисал өчен, «Казакъ кызы» («Дочь степи») романында Галимҗан Ибраһимов хәтта үзе кулдан төзәтмәләр дә керткән була. Ул – бөек остаз, теоретик булган. Бу турыда Ш.Камал да үз хатларында шуны раслый.

Шулай ук очрашуда студентлар Галимҗан Ибраһимов белән бәйле фотосурәтләрне дә күрделәр. Алар арасында аның бердәнбер улы Рөстәм, ике хатыны һәм Ялтада төшкән фотолар бар иде.

Шулай итеп, Гөлназ Җиһангирова белән Рәмзия Абзалиева чыгышларында Галимҗан Ибраһимовның тормышыннан кыйммәтле материаллар күрсәтеп, әдип турында бербөтен күзаллау тудырырга ярдәм иттеләр.

Галиева Диләрә,4 нче курс студенты