23 марта 2022
Классика тарихы. Ә.Еникинең "Гөләндәм туташ хатирәсе"

«Казан утлары» журналы оештырган “Классика тарихы” проекты кысаларында  татар әдәбиятының классик язучысы Әмирхан Еники иҗатының таҗы – “Гөләндәм туташ хатирәсе” повестеның язылу-басылу тарихы турында материал дөнья күрде.

ХХ гасырның 70-80 нче елларында Ә.Еники милли яшәеш фәлсәфәсен  үз асылыңны табу, буыннарга тапшыра алу турындагы эчтәлек аша сөйләп бирә. Әдипнең романтик фикерләүгә нигезләнгән “Гөләндәм туташ хатирәсе” повесте – милли нигезләргә кайту дәвере татар прозасының уңышы, югарылыгы, дәрәҗәсе. Тәэсирлелек, табигатьне яки тышкы дөньяны, психологик кичерешләрне детальләштерү, текстларның эчке көе, музыкальлеге, яңгырашның матурлыгы һәм камиллеге автор стиленең таныла торган сыйфатларына әверелә.

Проектны институтыбызның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә 3 курста белем алучы язучы, шагыйрә, Ш.Камал премиясе лауреаты Алинә Хәбибуллина алып бара. КФУ доценты Г.Р.Гайнуллина “Гөләндәм туташ хатирәсе” повестеның язылу-басылу хакында сөйли, Гөләндәм ролен сәхнәләштергән актриса Резедә Сәләхова повестьның К.Тинчурин исемле Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 2018 елгы куелышы (режиссеры Р.Заһидуллин) хакында бәян итә.

Г.Р.Гайнуллина