21 марта 2022
Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова бүген 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова бүген 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Миләүшә Мөхәммәтҗан кызының педагогик биографиясе Татарстан Республикасының Кукмара районында рус теле укытучысы буларак башлана. Эшен Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында татар филологиясе факультетында рус әдәбияты тарихын укытучы буларак дәвам иттерә, белемен камилләштерү, фәнни юнәлештә эшен дәвам иттерү максатыннан, аспирантура тәмамлый. Диссертация темасы итеп “Һади Такташ әсәрендәге шәхес проблемасы”н ала һәм 1999 елда аны уңышлы яклый (10.01.02 - Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты)).

Бүгенге көндә М.М. Хәбетдинова – татар әдәбиятын дөньяга таныту юнәлешендә уңышлы эш алып баручы, әлеге эштә төрле алым һәм ысулларны актив куллануы белән аерылып торган танылган шәхес. Миләүшә Мөхәммәтҗан кызын эзләнүчән, тынгысыз галимә итеп таныткан тема – язучы Аяз Гыйләҗев иҗатын өйрәнү буенча эшчәнлеге дип әйтергә мөмкин. Язучы әсәрләренең 6 томлыгын фәнни аңлатмалар белән бастырып чыгару, китап презентацияләре, аерым әсәрләрен төрек, рус, маҗар телләренә тәрҗемә итүне оештыру, юбилее уңаеннан кафедра, Институт белән берлектә халыкара конференция үткәрү, фәнни мәкаләләр, коллектив монография бастыру – галимәнең Аяз Гыйләҗев исемен, иҗат мирасын мәңгеләштерү юлындагы игелекле эшләре! Соңгы елларда Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы шундый ук фәнни кызыксыну белән фольклорчы галим-энциклопедист Накый Исәнбәт эшчәнлеген өйрәнү, галимнең биографиясендәге аерым битләрне ачыклау буенча тирән эзләнүләр алып бара, эш нәтиҗәләрен фәнни, фәнни-популяр мәкаләләре аша киң катлам укучыларга җиткерә.

Студентларга белем бирү, фәнни эшчәнлектән тыш М.М.Хәбетдинова Институтта чыгып килүче Россиянең ВАК фәнни басмалары исемлегенә кертелгән «Филология и культура. Philology and Culture» журналының җаваплы мөхәррире, РИНЦ мәгълүмәти-аналитик системасына кертелгән «Tatarica» журналының башкаручы редакторы вазифасын да башкара.

Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы “Яңа Татар пьесасы", “ASYL” Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен драматургия конкурсы кебек иҗади конкурсларда жюри әгъзасы буларак катнаша; яшьләрдә театр сәнгате белән кызыксыну уяту максатыннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында татар драматургиясе, аның бүгенге торышы һ.б. мәсәләләр буенча лекторийларда чыгыш ясый, студентларны мәдәният эшлеклеләре белән очраштыра, спектакльләр турында фикер алышулар үткәрә. Галимәнең мәктәп укытучылары белән методик юнәлештә алып барган эшчәнлеге дә мактауга лаек.

Хөрмәтле Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы! Сезне матур бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Киләчәгегез дә уңышлы, нәтиҗәле булсын! Сезгә сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез!

 

Чыганак: Татар әдәбияты кафедрасы.