18 марта 2022
Чирмешән районы укучыларын ИФМКда көтәбез!

Мәктәп укучылары белән очрашу, аларга киләчәк һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итү чаралары дәвам итә.

16 март көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры ярдәмчесе Светлана Царева, профориентация бүлеге хезмәткәрләре Раилә Хәялиева, Азалия Гафиятуллина, Любовь Лисенкова Чирмешән районында чыгарылыш класс укучылары белән очрашуда катнаштылар.

Чирмешән районы мәгариф бүлеге һәр ел саен мәктәп укучыларын югары уку йортларынан килгән вәкилләр белән очрашу оештыруны матур традициягә әйләндергән. Бу юлы очрашуга Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән бергә Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм Яр Чаллы педагогика көллияте мөгаллимнәре дә килгән иде.

Район мәдәният йортында йөз иллегә якын 11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре җыелган булса, Чирмешән кадет мәктәбенә йөздән артык  9 сыйныфны тәмамлаучы укучылар килгән иде. Киләчәк һөнәрен алдан сайлап хәл итәргә кирәклеген ассызыклап, 9 сыйныф укучыларын институтта эшләп килүче Абитуриент мәктәбе белән таныштыру да файдалы булды. Укучыларга түләүсез онлайн курслар, төрле фәннәр буенча уза торган консультацияләр, мәктәп укучылары өчен оештырылган конкурслар, конференцияләр хакында мәгълүмат бирелде.

11 класс укучылары 2022 елда укырга керү тәртипләре, бюджет урыннары һәм уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнашу мөмкинлекләре хакында кызыксындылар.

Чирмешән районы укучылары 2022 елның 26 мартында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак Ачык ишекләр көненә чакырылды.

Источник информации: Раиля Хаялиева