07 марта 2022
Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова университет күләмендәге "Ел хатын-кызы" конкурсында "Хатын-кыз-рухият" номинациясендә җиңү яулады

Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова университет күләмендәге “Ел хатын-кызы” конкурсында “Хатын-кыз-рухият” номинациясендә җиңү яулады.

Миләүшә Хәбетдинова исеме сонгы ике дистә елда милли әдәби-мәдәни җәмәгатьчелектә даими яңгырап тора. ХХI йөз башы мәдәни барышына КФУ доценты, галимә яңа сулыш өрде, дисәк тә урынлы булыр. ХХ йөз әдәбиятын, мәдәниятен хәзерге чор белән бәйләп, башка милли әдәбиятлар, мәдәниятләр белән янәшә куеп, филологик, культурологик, чагыштырма яссылыкта бәяләп, галимә милли мәдәниятебез үсеше тарихында тиңе булмаган җитди хезмәтләр башкара килә.

Галимә Г.Ибраһимов, Н.Исәнбәт һ.б бөек галимнәр традицияләрен дәвам итеп, гыйльмиятнең, сәнгатьләр тарихының төрле тармакларына хезмәт итү юлын сайлый. Әдәбият тарихында М.Хәбетдинова беренчеләрдән булып классик язучы Аяз Гыйләҗев көндәлекләрен укып анализлавы, шулай ук милләт хадименең әдәби, тәнкыйди хезмәтләрен системалаштыруы, Н.Исәнбәтнең һәм әдәби, һәм гыйльми мирасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүе белән урын алды инде. Әгәр әдәбият тарихының бүгенгесендә Аяз Гыйләҗев иҗаты яңа югарылыкта бәяләнә, дибез икән, бу бер галимә исеме белән бәйле. Әгәр  Нәкый Исәнбәтнең гыйльми мирасы киң җәмәгатьчелеккә кайта башлады, яңа яңгыраш алды, дибез икән, бу да тулаем Миләүшә Хәбетдинованың фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.

Кагыйдә буларак, әдипләр иҗатын пропагандалау, тарату, нәшриятка тәкъдим итү белән гыйльми оешмалар, институтлар, музей хезмәткәрләре яисә Язучылар берлеге шөгыльләнә. Миләүшә Хәбетдинова, Казан федераль университеты галимәсе буларак, язучыларның архивы белән эшләп, фәнни һәм киң җәмәгатьчелеккә әдипләрнең моңарчы мәгълүм булмаган мирасын таныту һәм пропагандалау эшен үз өстенә ала. Нәтиҗә буларак, Аяз Гыйләҗев мирасы 6 том күләмендә яңадан дөнья күрә. Томнарның иң кыйммәтле өлеше – галимәнең язучы архивын шәрехләве, әдип иҗатын өйрәнүгә яңа яссылыкта якын килүе. Нәкый Исәнбәт мирасын пропагандалауны да Миләүшә Хәбетдинова  архив материалларына таянып башлап җибәрә, китап итеп бастыра, бүгенге көндә дә таулар кадәр эшне берүзе алып бара. Шул рәвешле, галимә әдәбият тарихын өчен академик басмалар эшләп, тәкъдим итү җаваплылыгын үз өстенә ала. Бу урында галимәнең Һ.Такташ иҗатын өйрәнүгә, Ф.Хөсни мирасын пропагандалауга бәйле хезмәтләрен дә билгеләп үтик. М.Хәбетдинованың бүгенге әдәбиятта роман жанры үсешенә мөнәсәбәтле хезмәтләре аерым игьтибарга алынырга тиешле. Галимә милли матбугатта тарихи роман жанры үсеше, роман поэтикасы темасына әледән-әле чыгышлар ясый.

Миләүшә Хәбетдинова кино, театр, музыка тарихына мөнәсәбәтле мәкаләләр яза, матбугатта сәнгатьнең бу тармакларындагы яңалыкларга һәрдаим күзәтү ясап бара. Соңгы ике дистә ел эчендә тамашачы, китап сөюче белгеч буларак нәкъ менә аның карашын, бәясен көтеп ала. Димәк, милли мәдәниятебезнең бүгенгесе – галимә эзләнүләренең җитди бер өлкәсе.

Университет  галимәсе әдәби-мәдәни мирасны төрле телләрдә пропагандалауга зур өлеш кертә. Аяз Гыйләҗев иҗаты татарлар яшәгән һәр өлкәдә инглиз, төрек, венгр, хакас, рус һ.б. телләрдә яңгыраш алды икән, әдипләрнең башка өлкәләрдә яшәүче исән замандашлары белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырылды икән, бу – бер галимәнең тиңсез хезмәтләре, җаваплылыгы, тырышлыгы нәтиҗәсе.

Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова кафедраның тагын бер җитди өлкәсен үз өстендә алып бара. Бу – кафедра эшчәнлеген  җәмәгатьчелектә таныту эше. М.Хәбетдинова – татар әдәбияты кафедрасының, югары мәктәбебезнең исемен социаль челтәрләрдән алып РИНЦ журналларына кадәр көн саен яңгыратучы бердәнбер әдәбиятчы.

М.Хәбетдинованың уңышлары кафедрада эшләүче галимнәрне яңа эзләнүләргә, үрләргә рухландыра. Әйтергә кирәк, соңгы елларда галимә Н.М.Юсупова тарафыннан докторлык диссертациясе яклану, кафедра галимнәренен язучылар, аерым алганда Ә.Еники иҗатын пропагандалауга караган хезмәтләре – кафедрабызның зур уңышы, фәнни һәм киң җәмәгатьчелектә танылуы дип бәяләнә ала.

Әдәбият галиме буыннар өчен эшләргә бурычлы. Миләүшә Хәбетдинова бу җәһәттән, берсүзсез – кафедрабыздагы галимнәрне бүгенге көндә үзе артыннан ияртеп баручы, яңа ачышларга рухландыручы, иң нәтиҗәле эшләүче гаярь рухлы  галимә.

Университетыбызның “Ел хатын-кызы” бәйгесендә лаеклы исем яулавы белән кафедрабызның йөзек кашы, студентларның яраткан мөгаллимәсе – Миләүшә Мөхәммәтҗан кызын тәбрик итәбез! Милли мәдәниятебезгә, әдәбиятыбызга хезмәт итү өлкәсендә Миләүшә Хәбетдиновага киләчәктә дә уңышлар, олпат рух, бетмәс-төкәнмәс көч, ныклык телибез!

КФУ доценты Гөлфия Гайнуллина