07 марта 2022
"Г.Ибрагимов: язучы, тәнкыйтьче, методист, җәмәгать эшлеклесе"

2022 елның 11 март көнендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар әдәбияты классигы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган «Г.Ибрагимов: язучы, тәнкыйтьче, методист, җәмәгать эшлеклесе» дип исемләнгән яшь галимнәрнең Халыкара фәнни-гамәли конференциясе була. Конференция эшендә аспирантлар, югары уку йортлары студентлары, көллиятләр һәм урта белем бирү оешмалары укучылары катнаша.

Конференциядә мәдәниятара багланышлар контекстында Галимҗан Ибраһимовның гыйльми  эшчәнлеге, әдәби иҗаты; галимнең әдәбият гыйлеме өлкәсендәге эшчәнлеге һәм хәзерге әдәбият гыйлеме; мөгаллимнең педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге һәм тел, әдәбият укыту методикасының бүгенгесе кебек юнәлешләр эшләячәк. Конференция кысаларында “Яшь тюрколог мәктәбе” үткәрелә

Конференцияне оештыручы – татар әдәбияты кафедрасы.

Үткәрелү урыны – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, 105 аудитория.  

Вакыты: сәг.10.00. Рәхим итегез!

Источник информации: Гульфия Расилевна Гайнуллина
Планируемая дата события: 11.03.2022