03 марта 2022
"Татарстан" радиосында институт турында тапшыру язылды

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов белән профориентация бүлеге хезмәткәре Раилә Хәялиева “Татарстан” радиосының (ВГТРК) “Татарстан дулкынында” тапшыруында чыгыш ясадылар.

Тапшыруда институт тормышы, укырга керү тәртипләре, яңа юнәлешләр һәм абитуриентлар өчен оештырылган төрле чаралар хакында сүз барды.

Тиздән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына багышланган тапшыруны радионың рәсми сайтыннан (https://trt-tv.ru/) тыңлап булачак.

Источник информации: Раиля Хаялиева