26 февраля 2022
Атналык дәвам итә...

Гөлназ Ринатовна филология һәм тарих бүлеге студентларына «Тел күрке – мәкаль» дигән темага лекция-дәрес тәкъдим итте

Бүген бездә кунакта филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетыныӊ филология һәм милли багланышлар институты доценты Гөлназ Ринат кызы Мөгътәсимова.

Лекция филология һәм тарих бүлеге студентлары өчен оештырылды. Дәресне филология фәннәре кандидаты, Алабуга институты татар кафедрасы доценты Әлфирә Сәлихҗан кызы Хәйруллина башлап җибәрде. Ул барлык студентларны Туган тел көне белән котлап, ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелүе турында әйтеп китте, һәм сүзне Казан кунагыбыз Гөлназ Ринатовнага тапшырды.

Гөлназ Ринатовна филология һәм тарих бүлеге студентларына «Тел күрке – мәкаль» дигән темага лекция-дәрес тәкъдим итте. Мәкальләрнеӊ татар телендә шактый әһәмиятле урынны алып торуларын, аларны көндәлек куллануны аеруча ассызыклады. Фәнни эшләр, курс эшләре язучы студентлар өчен ярдәмлек формасында мәкальләрнеӊ мәгънә ягыннан классификациясен күрсәтте.

Мәкальләрне туплау, өйрәнү эшенә зур өлеш керткән галим – Нәкый Исәнбәт хезмәтләренә дә туктап китте Гөлназ Ринатовна. Әлеге хезмәтләрнеӊ бүгенге көндә дә студентлар өчен әһәмияте зур икәнен ассызыклады. Мондый онлайн-очрашулар, фикер алышулар студентлар өчен бик файдалы тәжрибә булды. Фән белән тирәнтен шөгыльләнүче шәхесләр белән очрашу телне, фәнне студентларга өр-яӊа яктан ачып бирде.

Источник информации: Альфира Хайруллина, доцент кафедры татарской филологии Елабужского института КФУ