24 февраля 2022
"Үзе матур, үзе тар бу дөньяга бик биектән карап торасым килә..."

22 февраль көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык язучысы,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еникинең фотоальбомы тәкъдир ителде. Чара Халыкара туган тел көне һәм әдипнең 113 еллыгы якынлашу  уңаеннан уздырылды.

Фотоальбомны татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина төзегән. Альбомда узган гасырда әдәби барышның яңа сукмагын сызган Әмирхан Еникинең кадерле фотолары,  киләчәк буынга васыять итеп  җиткерергә теләгән әдәби сүзе урын алган.

Мәгълүм булганча, Әмирхан Еники – үткән гасырның икенче яртысы әдәби-мәдәни барышында яңарышка юл сызган әдипләребезнең берсе. Әдәбиятның бу чорын Әмирхан Еники дәвере дип атыйлар.

Нәсел шәҗәрәсе Бихан кенәзгә тоташа торган  Әмирхан Еникинең фотоальбомы мондый форматта бүгенгәчә эшләнгәне юк иде. Берничә ел элек язучы Лирон Хәмидуллин “История татар в лицах” циклында әдипнең фотоларын саллы бер  туплам итеп эшләгән иде. 2021 елда эшләнгән фотоальбомда Әмирхан Еники нәсел тарихын, әдәбиятка килү елларын, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, С.Сүнчәләй, М.Җәлил, Н.Исәнбәт, Х.Туфан, Б.Урманче һ.б. зыялылар белән бәйле истәлекләрне үзе сөйли. Альбомга әдипнең гаилә архивыннан, Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте, Лирон Хәмидуллин, Аяз Гыйләҗев, Марсель Галиев, Әлфия Мотыйгуллина, Рәүф Идрисовларның шәхси архивларыннан  алынган фотолар урын алган.

“Минем иң кадерле китабым – “Соңгы китап” романым” – дип яза Ә.Еники. 2019 елда язучының нәсел тарихын, тормыш һәм иҗат юлының беренче сукмакларын, әдәбиятка килүен сөйләп биргән “Соңгы китап” әсәре аудиокитап буларак дөнья күрде, әледән-әле “Китап” радиосында яңгыратыла килә. 

Фотоальбомдагы сурәтләргә комментарийлар әдипнең “Соңгы китап” әсәреннән һәм публицистик язмаларыннан алып эшләнгән. Китап киң катлам укучыга, аеруча урта һәм югары мәктәп мөгаллимнәренә, галимнәргә, студентларга тәкъдим ителә.

Чара әдәбият кафедрасы галимнәре, студентларыбыз катнашында узды. Әдәбият галиме, профессор Фоат Галимуллин  студентларга Әмирхан Еники белән бәйле кыйммәтле хатирәләрен сөйләде: “Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” әсәрен миңа иң элек 1986 елны Әмирхан Еники сөйләгән иде. Шул очрашуларның берсендә Әмирхан Еники үзенең остазы итеп Гаяз Исхакыйны олылавын җиткергән иде. Әдипне җирләүне дә Язучылар берлеге рәисе буларак миңа оештырырга туры килде”, –диде олпат галимебез.

“Әмирхан Еники – Гаяз Исхакыйның исемен телгә дә алырга ярамаган елларда классик язучының исемен кайтарырга кирәк, дип беренчеләрдән булып чаң каккан зыялыларның берсе. Әдип үз заманында кыю рәвештә Галимҗан Ибраһимов исемен яклап, Республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә, Габдулла Тукайны динсез дип исбатлаган фәнни китапны иң беренче фаш итеп чыга. Тагын шуны әйтик: фотолар арасында иң кыйммәтлеләре – Әмирхан Еникинең әтисе төзегән шәҗәрәсе, морзалык таныклыгы, нәсел тарихын Бихан кенәздән башлап аңлатуы. Шулай итеп, фотосурәтләр аркылы киң катлам укучыга  гаҗәеп кыю, фидакарь рухлы Әмирхан Еникинең шәхесен затлы нәсел шәҗәрәсенә бәйләп ачарга теләдем”, – диде Гөлфия Гайнуллина.

Мөгаллимә язучының күпчелек хикәя-повестьларының язылу тарихы мәгълүм икәнлеген җиткерде: “Туган туфрак”, “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять”, “Кем җырлады?”, “Гөләндәм туташ хатирәсе” һ.б. әсәрләренең язылу тарихы фотоларга бәйле китапта урын алды, чөнки әдипнең һәр иҗат җимеше шәхси хис-кичерешләре нигезендә язылган”. Шулай ук фотоальбомда әдипнең иҗатын  өйрәнгән һәм өйрәнә килүче галимнәр, әсәрләрен тәрҗемә итүчеләр хакында тулы мәгълүмат, аерым алганда Фәрит Хатыйпов, Әлфия Мотыйгуллина һ.б. галимнәрнең хезмәтләре, Фатиһ Котлы, Алп Әрән Демиркая, Гөлшат Сәйфуллина тәрҗемәләренең фотосурәтләре урын алган.

Чарага кунак буларак Ә.Еникине тәрҗемә итүче галимнәр чакырулы иде. Галим, тәрҗемәче Фатиһ Котлы әдип әсәрләрен төрек теленә күз яшьләрен тыя алмыйча тәрҗемә кылганлыгын җиткерде. Әле ХХ йөз ахырында ук галим язучының “Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык” хикәяләрен, соңрак Г.Тукай хакында ялганны фаш иткән  “Ялганны яклау” мәкаләсен төрек теленә тәрҗемә итеп, Төркиядә нәшер итә. 2020 елда исә Ә.Еникинең 32 хикәясен Төркиянең Бартын университеты галиме Алп Әрән Демиркая, тәрҗемә кылып нәшер итте. Профессор Алсу Камалиева җитәкчелегендә галим Ә.Еники иҗаты буенча ике фәнни хезмәт язып, «Еmirhan Yeniki’nin hikâyeciliği» (Bartin, 2020) китап итеп тә бастырды. Алп Әрән Демиркая чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, әсәрләрен тәрҗемә кылу тарихын, язучы иҗатының үзенчәлекләрен бәян итте. Чарада төрекчәдән галимне 4 курс студентыбыз Мәликә Хәйрулла тәрҗемә итте.

Әмирхан Еники әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итү эшен җитәкләүче КФУ доценты Гөлшат Сәйфуллина әйтүенчә, татар әдәбияты дөньякүләм киңлектә үз урынын алырга тиеш: “Ә.Еникинең әсәрләре инглиз телле аудиториягә дә тәкъдим ителергә тиеш. Әдәбиятыбыз милли үзаң, татар моңы, тугрылык, гаделлек, берләшү архетипларын чагылдыра”.

КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова – татар әдәбияты тарихы өчен тиңе булмаган гаҗәеп саллы хезмәтләр башкара килүче галимә, Аяз Гыйләҗев, Нәкый Исәнбәт архивларында эшләп, милләт хадимнәренең исемнәрен дөньяга таныта килүче шәхес, чарада студентларга болай дип мөрәҗәгать итте: “Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗевлар буыны затлылык белән аерылып тора. Бүгенге көндә университетта эшләүче белгечләрнең фән белән шөгыльләнергә вакытлары аз. Бу хәзер каһарманлык кебек. Фотоальбомны укучыга җиткерү өчен күп хезмәт кирәк. Бу эштә студентлар ярдәм итә алыр иде: тик-токка, инстаграмга роликлар ясап, фикерләрен урнаштыра ала. Татар халкына зур ярдәм булыр иде”.

Чарада Әмирхан Еникинең музее һәм  һәйкәлен булдыру мәсьәләләрен дә күтәрелде. 2022 елда Әмирхан Еникинең рәсми сайты тәкъдир ителәчәген әйтелде. Татар әдәбияты кафедрасы мөдире профессор Флера Сәйфулина мондый гамәлләрнең яшь буынны тәрбиләүдә әһәмиятен ассызыклады.

Гөлфия Гайнуллина Әмирхан Еникинең фотоальбомын дөньяга чыгаруда ярдәме өчен Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстан Республикасының  Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов һәм татар әдәбияты кафедрасына олы рәхмәтләренен җиткерде.

Чараны алып баручылар – 4 курс студенты, булачак журналист Илдус Хәбибрахманов һәм 2 курс студенты, булачак укытучы Зилә Мөхәммәтова китапны презентацияләү барышында әдипнең тормыш юлы, иҗатына караган кызыклы мәгълүматны, әдипнең фотоальбомда урын алган текстларын җиткереп бардылар. Галимнәр, студентларыбыз, килгән кунаклар Әмирхан Еникинең мәгърур рухына сокланып, әдәби сүзенең моңына, җылысына төренеп, рухи баеп, рәхмәтле булып таралыштылар. Кичәдә талгын гына яңгырап торган көй гүя әдипнең васыяте, яшь буынга хәер-фатихасы иде. Югары мәктәбебез студенты  Сәрия Мәрдәнова башкаруында әдипнең яраткан җыры “Җидегән чишмә” күңелләрне илаһи моңга төрде.

«Татарстанның халык язучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булганнан соң 80 яшьлек аксакал әдип Ә.Еники каләмдәшләре алдында болай чыгыш ясый: «Бу исем – вакыт хөкеменә караганда ничектер иртәрәк булды шикелле... Мин үзем дә моны көтмәгән идем... Билгеле, «Халык язучысы» дигән исемне тап төшермичә йөртүе, бигрәк тә аны аклавы җиңел булмаячак. Үткәндәге эшләр белән генә түгел, яңа эшләр белән дә акларга кирәк булачак». 

Ә.Еники иҗатын әдәби-гыйльми җәмәгатьчелеккә, халыкка  җиткерү – безнең намус эше. Ышанычны, әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә, яңа эшләр белән дә акларга кирәк булачак.

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/22-02-2022/mirhan-enikine-sh-hesen-t-rle-yaklap-achyp-birg-n-berenche-fotoalbomy-t-k-dim-itelde-5849962

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/22-02-2022/mirhan-enikine-sh-hesen-t-rle-yaklap-achyp-birg-n-berenche-fotoalbomy-t-k-dim-itelde-5849962

 

Татар әдәбияты кафедрасы