22 февраля 2022
Туган телләр көне

Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең татар теле белеме каршында эшләп килгән «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән фәнни түгәрәк 1 курс студентлары катнашуында Туган телләр көненә багышланган тантаналы утырыш уздырды.

Утырышны татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина ачып җибәрде һәм бүгенге көндә тел сәясәтенең актуаль проблемаларына тукталды. «Телне кемгәдер ышанып кына саклап булмый. Телне саклау һәрберебездән тора. Безне бер генә кеше дә мәҗбүриләп сөйләндерә алмый. Безнең төп бурыч – телебездә аралашып аны алдагы буынга тапшыру», диде галимә.

Утырышка кунак буларак, күренекле тюрколог-галим, филология фәннәре докторы,  профессор Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева чакырылган иде. Галимә студентларга тел белеме үсеше, беренче грамматикалар тарихы турында лекция сөйләде. Ул татар халкының милли телен өйрәнү өлкәсендә галимнәребезнең фидакарь хезмәте, ирешкән фәнни казанышлары зур булуын ассызыклады. Фикерен дәвам итеп, барлык халыкларда да грамматикаларга зур игьтибар бирелә. Тел аралашу чарасы гына түгел, ул халыкның рухи эшчәнлеген чагылдырган төзелмә, система. Телнең төзелешендә, төрләнешендә , сүзләрнең үзара мөнәсәбәтендә, җөмлә кисәкләренең урнашу тәртибендә халыкның рухы, табигате чагыла. Шуңа күрә тел хәзинәсен – сүзлек байлыгын гына үзләштерә җитми, аны куллана белү, тел күнекмәләренә ия булу мөһим, диде.

Ф.Ш. Нуриеваның грамматикалар тарихы турындагы кызыклы лекциясен тыңлаган студентлар татар теле гыйлемен булдырган галимнәргә карата олы ихтирам хисе уянуын әйттеләр.

 

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева,  1 курс студентлары С.Фәтхетдинова, Ә.Әхмәтшина әзерләде.