21 февраля 2022
Институтка зур кунак – Муса Җәлил кызы килде!

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында батыр шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга багышланган “Исемең калсын үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәнең күрке – шагыйрьнең кызы Чулпан ханым булды. Әдәби кичәдә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисткасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Гөлзада Сафиуллина, М. Җәлил музей-квартирасы хезмәткәрләре, журналистлар һәм мөгаллимнәребез, студентлар да катнашты.

Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре укылды, аңа багышланган истәлекләр, җырлары яңгырады. Әлбәттә, Муса Җәлил безнең институт өчен аеруча кадерле шәхес. Шагыйрь тормышының бер этабы институт белән дә бәйләнгән, 1923-1925 елларда ул биредә рабфакта белем ала. Аның шәхес булып формалашуында безнең уку йортының да өлеше булгандыр дип ышанасы килә.

Муса Җәлил сугышның беренче көннәреннән үк ил азатлыгы өчен көрәшкә китә. Бу кара көннәр аны эшеннән, гаиләсеннән һәм яраткан кызы Чулпаныннан аера.

...Киткән чакта, кызым, нигә шулай

Күзләремә әрнеп карадың?

 Сиздеңмени әткәң йөрәгенең

Синең янда өзелеп калганын?..

Чулпан Җәлил кызы белән якыннан аралашу, аның әтисе хакындагы истәлекләрен тыңлау залда утырган һәркемнең күңелен кузгалтты. Әтисенең сугышка китүен, Моабит дәфтәрләренең туган илгә әйләнеп кайту тарихын, шагыйрьнең музыка яратуын һәм бу сәләтнең оныкларына күчүе хакында да сөйләде ул. “Әтием миңа сугыштан хатлар яза иде. Мин аларны әле дә кадерләп саклыйм. Казандагы музей хезмәткәрләре миннән ул хатларны ничә кабат сорап карасалар да, әлегә ул хатлар белән аерылыша алмый”, – дип кадерле мизгелләре белән бүлеште. Шунысы куанычлы, Чулпан ханым һәрдаим Казанга кайтып очрашуларда катнаша, Муса Җәлилне искә алу кичәләрендә чыгыш ясый. Шагыйрьнең нурлы йөзле кызы аша без бөек шәхеснең тере тарихына кагыла алабыз.

Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов үзенең чыгышында “Безнең студентлар Муса Җәлил иҗатын даими өйрәнәләр, фәнни хезмәтләр язалар. Шагыйрь белән бәйле иҗади шәхесләр белән очрашулар оештырабыз, аралашабыз, шигырь кичәләрен дә даими уздырабыз”, – диде. Бу кичәне оештыруда катнашкан студентлар да Җәлил шигырьләрен яратып, әһәңле итеп сөйләделәр. Туган илнең батыр йөрәкле улының үлмәс рухы шул рәвешле буыннан-буынга күчеп, милләт хәтеренә салына бара дигән фикердә калу күңелне аеруча да куандырды бу әдәби кичәдә.

 

Источник информации: Раиля Хаялиева