21 февраля 2022
"Исемең калсын үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык..."

Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы 18 нче февральдә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышының легендар каһарманы, шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан  “Исемең калсын үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичә кысаларында шагыйрьнең кызы Чулпан Муса кызы Җәлилова белән очрашу да булды.

Чарада шагыйрьнең кызы Чулпан ханым Җәлилова, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р. Җамалетдинов, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев һәм Гөлзада Сафиуллина, М.Җәлил музееның өлкән фәнни хезмәткәре Л.Ф. Харасова, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Р.Х. Мирзаһитов,  мөгаллимнәр һәм студентлар катнашты. Кичәдә Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары тарафыннан М.Җәлилнең төрле елларда язылган шигырьләре укылды, М.Галиев, Г.Сафиуллина башкаруында аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Чулпан ханым әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты, Җәлил гаиләсе кичергән авыр еллар хакында сөйләде. Мөгаллимнәрнең, студентларның сорауларына җавап бирде. Кичәдә Җәлил мирасын саклау, алга таба аның исемен, иҗатын популярлаштыру мәсьәләләре дә күтәрелде.

М.Җәлилнең үз иҗаты кебек үк җылы, мәгълүматлы һәм патриотик эчтәлекле бу кичә студентларның хәтерендә озак сакланыр әле.  

 

Чыганак: Татар әдәбияты кафедрасы