18 февраля 2022
"СигНатура" – кызыклы кешеләр белән очрашу

17 февральдә А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең уку залында «СигНатура» проекты узды

17 февральдә А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең уку залында «СигНатура» – кызыклы кешеләр белән очрашу проекты кысаларында чираттагы утырышы узды. Әлеге проектның максаты: төрле өлкәләрдә эшләүче яшь алабугалылар белән танышу, аларның тормыш юлына тулырак тукталу һәм шәхеснең уңыш серен ачыклау.

Кунак буларак танылып килүче яшь блогер, фотограф, видеограф Алмаз Мәһәдиев чакырылды. Ул КФУның Алабуга институты, филология һәм тарих бүлеге, татар кафедрасының 9112 нче группа студентларына үзенең тормышы, һөнәрләре, яраткан шөгыльләре турында сөйләде. Блогер буларак аны таныйлармы, журналистикага ничек кереп киткәнен әйтте, Татарстан шәһәрләре буенча төшергән видеолары белән таныштырды. Яшьләр шәһәрдә үз мөмкинлекләрен тулысынча тормышка ашыра аламы соравына җавап бирде. Фотога төшерү серләре белән уртаклашты. Алмаз яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде, аларга үзенең теләкләрен җиткерде. Студентлар әңгәмә белән кәнәгать калдылар, мондый кызыклы шәхесләр белән очрашулар ешрак булсын иде.

Источник информации: пресс-служба Елабужского института КФУ