28 января 2022
Рүзәл Мөхәммәтшин

Институт сайтында яңа рубрика башлап җибәрәбез! Кайчандыр институтның горурлыгы булган уку алдынгыларын, уку йортының элеккеге студентларын – бүгенге көннең танылган шәхесләрен барлап, кызыклы язмалар урнаштырачакбыз.

 

“Монда алган белемнәр киләчәгеңне тәрбияләргә ярдәм итә!”

 

Рүзәл Мөхәммәтшин

ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе хезмәткәре

Студент еллары турында

Мин 2011 елда татар филологиясе факультетын тәмамлаган идем. Ул елларны бик яратып, сагынып искә алам. Бүген дә әле мөмкинлегем булса, яңадан кайтып кайбер лекцияләрне тыңлап, бәлки бәхәсләшеп чыгар идем. Институт һәм анда уку миңа бик зур тормыш тәҗрибәсе бирде. Моны чагыштуры өчен, кем булып укырга кергәнемне һәм уку йортыннан кем булып чыгуымны гына да искә төшерү җитә торгандыр. Беренче курска авылдан гап-гади егет булып килдем, бишенче курста инде мин “Идел” журналында бүлек редакторы булып эшли идем. Ул вакытта инде бер китабым дөнья күрергә өлгерде һәм Язучылар берлеге әгъзасы булдым. Безнең бүлектә эш һәм тәрбия шулай куелган иде ки, анда төпле белем алудан тыш, иҗатта, спортта, мәдәни өлкәдә дә үзеңне күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Без мәш килеп дивар газеталары да чыгардык, баскетбол, волейбол уйнарга да йөрдек.

Укытучылар һәм уку турында

Укытучыларыбыз да кырыс мөгаллимнәр түгел, беренче чиратта, безнең дусларыбыз иде. Мин аларның күбесе белән бүген дә аралашам, хәл-әхвәл белешеп торабыз. Һәрвакыт дипломга язылган белгечлек буенча гына эшкә урнашып булмый. Ә безнең бүлектә уку бик күп тармакларда эшләргә мөмкинлек бирә иде. Иң мөһиме безне монда өлкән кеше белән балалар арасында мөнәсәбәт корырга өйрәттеләр. Үзең әти-әни булгач, биредә укыганнарың, психология, дидактика буенча алган белемнәрең үзеңнең киләчәгеңне тәрбияләгәндә дә нык ярдәм иткәнен аңлыйсың. Минем киңәшем буенча күп кенә танышларым да Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керде һәм аларның берсенең дә үкенгәнен күргәнем булмады. Чөнки Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем бирү юнәлешләре киңәя, студентларның мөмкинлекләре һаман арта бара.

 

Источник информации: Раиля Хаялиева