02 февраля 2022
Ачык ишекләр көне гибрид форматта узды

2022 елның 30 гыйнварында Филология һәм мәдәниятара багланышлпар институтында Ачык ишекләр көне узды.

Бу зур чарада Казаннан, Татарстан районнарыннан, Саратов һәм Самара өлкәләреннән, Мари Эл республикасыннан, хәтта Ханты-Мансийсктан ук катнашучылар бар иде. Күп кенә укучылар Ачык ишекләр көненә онлайн кушылдылар, чөнки бу чара гибрид форматта узды.

 Килгән кунакларга институт буйлап экскурсия оештырылды, аларга  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем алучы студентларның иҗади эшләре тупланган арт-мәйданчык тәкъдим ителде. Әти-әниләр һәм укучылар Spell Battle уенында да үзләрен сынап карарга өлгерделәр. Ә инде Югары мәктәп укытучылары белән берлектә оештырылган Консультацияләр мәйданчыгында  үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.

Абитуриентлар белән очрашуга дәрәҗәле кунаклар да килгән иде.  “Адымнар” полилингваль мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директор Алсу Исмәгыйлева абитуриентларга үзләре эшләгән өлкәдә югары белем алган белгечләргә ихтыяҗ зур булуы хакында сөйләде. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Югары мәктәп деканнары Резеда Фаил кызы Мөхәмәтшина, Рамил Хәмит улы Мирзаһитов, Фәнүзә Харис кызы Тарасова белем бирү процессы һәм яңа ачылачак юнәлешләр белән таныштырдылар.

 

Киләсе Ачык ишекләр көне 2022 елның 26 февралендә узачак.