27 января 2022
Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Илзирә Галимбикова - "Татарстанның ел студенты" бәйгесе җиңүчесе!

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Илзирә Галимбикова "Ел старостасы" номинациясендә "Татарстан Республикасы ел студенты" конкурсында җиңүгә иреште.

Казанда 25 гыйнварда «Татарстан Республикасы ел студенты» XVII республика студентлар премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак катнашты.

10.2-801 академик төркеме старостасы, КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең профоргы һәм студентлар деканы, шулай ук "Маяк" проекты җитәкчесе Илзирә Галимбикованы зур казанышы белән котлап, үзе белән әңгәмә корып алдык.

– Илзирә, бәйгенең этаплары турында кыскача таныштырып үт әле.

– Беренче этапта катнашучыларны портфолиога карап бәяләделәр һәм, сайлап алу нәтиҗәсендә, икенче турга үткәрделәр. Шулай итеп, минем номинациядә ун кеше узды. Икенче этап өч турдан торды: презентация (үзебез белән таныштырдык), тәкъдим ителгән темага проектлар якладык һәм бирелгән темага дебатларда аргументлар китереп, билгеләнгән позицияне яклап, чыгыш ясадык. Шушы турда көч сынашып, ун кешедән өч кеше финалга чыкты.

Көндәшләрем - медицина һәм энерго университетында белем алучы кызлар көчле иде. Бер-беребезнең чыгышларын җентекләп карадык, анализлап эш иттек.

– Бәйгедә синең карашка нинди авырлыклар булды һәм сынауларны җиңеп чыгарга кем ярдәм итте?

– Бәйгедә катнашканчы ук тәҗрибәм бар иде, чөнки узган ел КФУ күләмендә үткәрелә торган "Иң яхшы академик төркем" бәйгесендә "Елның иң яхшы старостасы" номинациясендә катнашып, җиңү яуладым. Беренче курстан ук староста вазыйфасына билгеләндем, шуңа күрә бу хезмәтнең барлык нечкәлекләре белән таныш. Азмы-күпме тәҗрибәм булу финалда үземне кыю, иркен итеп тотарга мөмкинлек бирде.

Бәйге җиңел генә үтә алмый, республика дәрәҗәсендәге конкурс булгач та, миңа икеләтә җаваплылык өстәлде. Бәйге барышында миңа үз киңәшләрен биргән, фикерләре белән ярдәм иткән кешеләр булды. Аларга мин бик рәхмәтле. Яныңда шундый кешеләр булганда сынауларны үтүе күпкә җиңелрәк һәм үз-үзеңә ышаныч, көч өсти, баш миеңдә "мин булдырам!" - дигән уй кабына.

Үзең генә түгел икәнлекне тоеп, тагын да дәртләнеп китәсең. Янымда терәк булган кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә, - диде Илзирә Галимбикова.

Тантаналы бәйрәмдә студентларны «Бердәм Россия» партиясенең Генераль Советы Секретаре Андрей Турчак һәм Татарстанның Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

– Без барыбыз да кайчандыр студентлар идек һәм сезнең кызыксынуларыгызга ихластан көнләшәбез. Татарстанның һәм бөтен илнең киләчәге — ул сез. Безнең лидерлар рәтендә булачагыбызга минем һич кенә дә шигем юк. Без сезнең белән горурланабыз», — дип мөрәҗәгать иткән иде җыелган студентларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Илзирә Галимбиковага сын, җиңүче шарфы, диплом, партнерлардан истәлекле бүләкләр һәм төп бүләк – Казан мэриясенә стажировкага юллама бирелде.

Искәртеп үтик, бәйгегә быел якынча 360 гариза кабул ителгән. Быелның үзенчәлеге – 400 мең сум күләмендәге рекордлы приз фонды һәм өч гран-при лауреатына «Алгарыш» программасы буенча дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында уку мөмкинлеге бирелү. Бәйге "Татарстан Республикасы Студентлар лигасы" Татарстан хөкүмәте һәм ТР вузлары ректорлары советы белән берлеге белән берлектә оештырылды.

Источник информациии: 10.2-004 төркем магистры Зилә Мөбәрәкшина.