01 января 2022
"Ана теле" сөйләшү клубында татар халкының милли ризыгы – кыстыбый пешерделәр

Яңа елны каршыларга санаулы гына сәгатьләр калганда, төгәлрәк әйтсәк, 30 нчы декабрь кичендә, бәйрәм табынының күрке булырдай кыстыбый әзерләү буенча мастер-класс күрсәтелде. Әлеге чараны Education First компаниясе, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Ана теле” онлайн мәктәбе үзәге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Сәләт” яшьләр үзәге берләшмәсе оештырды.

Татар аш-суларының милли үзенчәлеген яктыртуга корылган бу чарада “Ана теле” онлайн мәктәбендә татар телен өйрәнүче 93 кеше катнашу теләген белдерде. Чакыру хатында искәртелгәнчә, катнашучылар сылтама аша алдан теркәлү узганнар. Кыстыбый пешерү буенча мастер-класс, алдан планлаштырылганча, Zoom платформасында Мәскәү вакыты белән кичке сәгать җидедә башланды. “Сәләт” яшьләр үзәге волонтерлары – Данис һәм Регина катнашучыларны сәламләгәннән соң, эш тәртибе белән таныштырдылар,  эш барышында кирәк булган ризык һәм савыт-сабаларны да барлап куйдылар. Шат күңелле яшь волонтерлар чарага кушылган һәр катнашучыны елмаеп каршы алдылар, аларның хәлләрен сорашырга, яңа ризык әзерләүдә уңышлар теләргә дә онытмадылар. Татар халкының традицион ризыкларыннан саналган кыстыбый пешерү буенча мастер-класс әнә шулай бәйрәмчә кәеф белән башланып китте. 

Кыстыбыйның камыры һәм эчлеге әзерләнгән арада КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, “Ана теле” онлайн мәктәбе үзәге укытучысы Рүзилә Сәлахова татар халык аш-суларының төрләре, аның кыскача тарихы белән таныштырды. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын чатта язып та, телдән дә яңгырата алдылар.

“Эш беткәч уйнарга ярый” дип язган сөекле Тукаебыз, әмма камыр ял иткән, бәрәңге пешкән арада ник әле уйнап та алмаска?! Шундый уйлар белән оештыручылар мастер-класстагыларга кызыклы уен да әзерләп куйганнар. Татар милли ашларының атамаларын истә калдыру максатыннан Kahoot  платформасында уздырылган уен катнашучыларны тагын да җанландырып җибәрде. Аның шарты экранда сурәтләнгән татар милли ризыкларының исемнәрен тиз арада әйтеп бирүгә корылган. Катнашучылар монда да актив булдылар. Иң җитез һәм дөрес җавап биргән өч җиңүче билгеләнде.

Чарада  катнашучылар арасында “Ана теле” онлайн мәктәбенең иң актив вәкилләре Валенсиядән Бернард әфәнде  һәм Мәскәүдән Равилә ханымны күрү икеләтә шатландырды. Алар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, барысын да якынлашып килгән яңа ел белән котладылар һәм әлеге чараны оештыручыларга, “Ана теле” онлайн мәктәбе җитәкчелегенә, әлеге мәктәптә татар теленә өйрәткән һәр укытучыга кызыклы һәм эчтәлекле дәресләр өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Әнә шундый җылы хисләр һәм күтәренке кәеф белән тәмамланды бу чара. 

 

Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары К.С.Фәтхуллова, Р.Р.Сәлахова.