28 декабря 2021
"Ныклы адымнар белән киләчәккә атлыйбыз!"

Ел нәтиҗәләре. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р. Р. Җамалетдинов белән әңгәмә

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Һәркем узып баручы елга нәтиҗәләр ясый, киләсе елга яңа максатлар билгели. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты өчен 2021 ел нинди булып истә калыр? Киләсе 2022 елга нинди планнар белән керәбез? Азалия Гафиятуллина белән Алена Стародубцева узып баручы елга йомгак ясау өчен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы белән очраштылар.

Рәдиф Рифкатович, исәнмесез! Декабрь азагында үткән елга нәтиҗәләр ясала, ирешкән уңышлар барлана. 2021 ел шәхсән үзегез һәм институт тормышы өчен нинди булып истә калыр?

– Миңа калса, узып баручы ел институтыбыз өчен дә, шәхсән үзем өчен дә уңышлы һәм шактый үзенчәлекле ел булды дияр идем. Россия Федерациясендә ул Фән һәм технологияләр елы буларак билгеләнсә, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителгән иде. Ел әйләнәсендә каршыбызга куелган максат-бурычларны чынга ашыру өстендә эшләдек. Институтка 1200 студент кабул итеп алдык. Быел яңа проектлар старт алды, яңа лабораторияләр эшли башлады. Бүгенге көндә чит илләрдәге партнерларыбыз белән уртак эшчәнлек алып барабыз. Ә инде шәхси тормышыма килгәндә, мин быел яңа статуска ия булдым. Кызыбызны кияүгә бирдек. Татар халкына хас матур гадәт буенча, кызымның тормыш иптәше хәзер миңа «Бабай» дип эндәшә.

Яңа ел алдыннан институт директоры нәрсә хакында хыяллана икән, Рәдиф Рифкатович? Мөмкин булса, хыялларыгыз хакында безгә дә сөйләсәгез иде!

Әти-әниләребезнең, якыннарыбызның һәрвакыт исән-сау булуы хакында хыялланам. Җитәкче буларак, әлбәттә инде, институтыбызның үсүе, башлап җибәргән проектларыбызның киләсе елларда да уңышлы дәвам итүен телим. Минем бу теләкләремә институт хезмәткәрләре, укытучылар да кушыла дип уйлыйм.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын нинди өч сүз белән характерлар идегез?

Традицияләр. Инновацияләр. Казанышлар. Институт эшчәнлеге тулы мәгънәсендә әлеге өч сүздә чагыла дип уйлыйм. Тарихы 1804 елларга ук барып тоташкан Казан университетының фән юнәлешендәге традицияләре әле дә ныклап сакланыла, яңа алымнар, инновацияләр ярдәмендә яңа үрләр яулыйбыз. Шул рәвешле яңа казанышларга юллар ярыла. Ныклы адымнар белән киләчәккә атлыйбыз!

Абитуриентларны һәм аларның әти-әниләрен кызыксындырган бер сорау бар: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлаган белгечләргә ихтыяҗ бармы? Эшкә урнаша алалармы?

Беләсезме, без студентларыбызның институтта уку дәверендә үк эшкә урнаша алуларына бик шатланабыз. Уку процессына да хилафлык килмәсен һәм укып бетергәндә инде эш тәҗрибәсе дә булсын өчен бу һәртөрле норматив документлар нигезендә рөхсәт ителә. Иң кызыгы, күпләр  студент вакытында ук урнашкан эш урыннарында эшләп калалар. Безнең мәгълүматлар буенча, институтны тәмамлаучыларның сиксән проценты үз белгечлекләре буенча эшкә урнаша. Дөнья тәҗрибәсе дәрәҗәсендә карасак, бу бик югары күрсәткеч санала.  Калган егеме процент белгечләр башка юнәлешләрдә хезмәт куялар. Шундый очраклар бар, безнең институтны яңа тәмамлаган белгечне авыл җирлеге рәисе итеп билгелиләр. Бер карасаң, диплом буенча эшкә урнашмаган ул, ә икенче яктан безнең белгечкә мондый зур ышаныч күрсәтүләре үзе зур горурлык! Һәрхәлдә, безнең институтны тәмамлаучыларның язмышы, карьерасы белән һәрвакыт кызыксынып торабыз. Аларның уңышларына сөенәбез.  

Ничек уйлыйсыз, филолог һәм лингвист һөнәрләрен – киләчәк һөнәре дип атап буламы?

Әлбәттә! Сүз байлыгыннан, филологлардан, лингвистлардан, тәрҗемәчеләрдән башка нинди киләчәк төзеп булсын?! Мин мәктәп укучыларына, аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм, әлеге юнәлешләр буенча укырга керергә телисез икән, телефон аша безнең белән элемтәгә чыгыгыз яки Казанга, безнең институтка килегез! Без сезгә уку йортын күрсәтербез, сөйләрбез һәм сезнең, һичшиксез, бездә каласыгыз, безнең уку йортын сайлысыгыз киләчәк!

Социаль челтәрләр кеше тормышында бик зур урын алып торган заманда яшибез. Ә Сез социаль челтәрләргә карата нинди фикердә?

Бу күренешкә уңай карыйм. Шәхси тормышыбызны да, институт тормышын да социаль челтәрләрдән башка күз алдына китереп булмый. Хәзер инде социаль челтәрләр белән эшли белүче белгечләргә ихтыяҗ зурлыгын да күреп торабыз.  Шуңа күрә институтта бу өлкәгә караган яңа уку программалары, яңа юнәлешләр булдыру карарын кабул иттек. Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе базасында төрле программалар эшләп килә. Икенче ел инде «ТАТМЕДИА» Республика мәгълүмат агентлыгы белән берлектә «Татар теле, әдәбияты һәм журналистика» бүлегенә студентлар кабул итәбез. 2022 елда  тагын бер кызыклы һәм җәмгыятьтә зур ихтыяҗ булган «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Копирайтинг һәм бренд-коммуникацияләр» программасы ачыла.

Бүгенге көндә туган телләрне саклап калуга зур игътибар бирелә. Бу проблема безнең институтта ничегрәк хәл ителә?

Әлбәттә, туган телләрне өйрәнүгә һәм саклауга республикада да, университетта да  зур игътибар бирелә. Шунсыз мөмкин дә түгел. Дөнья үзенең күптөрлелеге белән матур бит. Республикабызда яшәүче һәр милләтнең үз үзенчәлеге, кызыклы яклары бар. Киләчәктә милләтләрнең мәдәни кыйммәтен саклап калырга тырышырга тиешбез.  Бу юнәлештә безнең институтта зур эшләр башкарыла.

Китап укырга яратасызмы, Рәдиф Рифкатович? Иң яраткан язучыгыз кем?

Классик әдәбиятны үз итәм. Татар әдипләреннән Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев әсәрләрен яратып укыйм. Рус әдәбиятыннан Лев Толстой әсәрләрен, әлеге бөек язучының тормышына багышланган истәлекләрне укырга яратам. Лев Толстойның тормышы, аның турында истәлекләрне барлап язучы Павел Басинский белән дә очрашып, аралашкан бар. Шунысы да кадерле, Лев Толстой кайчандыр безнең университет студенты булган. Тагын берничә елдан без үзебезнең элеккеге студентыбыз – бөек язучыбызның 200 яшен билгеләп үтәчәкбез.

 Әйтегез әле, Сезнең өчен бәхет – нәрсә ул?

Әгәр институт тормышын алсак, мин студентларның, укытучыларның, мондагы хезмәткәрләрнең уңышларына сөенәм, алар ирешкән үрләр минем өчен дә зур бәхет булып тора. Ә шәхси тормыштагы бәхетем – ул минем гаиләм, якыннарымның сау-сәламәт булуы.

Студентларга нинди теләкләрегез бар?

Каршыгызга куйган максат-бурычларыгызның, якты хыялларыгызның чынга ашуын телим! Сау-сәламәт булырга язсын!

Источник информации: Раиля Хаялиева