24 декабря 2021
Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем үзем генә белгән эзем бар...

Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе, татар әдәбияты кафедрасы татар халкының яраткан шагыйре Сибгат Хәкимнең юбилее уңаеннан “Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем үзем генә белгән эзем бар...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Сибгат Хәким – ХХ йөз татар әдәбият мәйданында үз мәктәбен булдырган, классик иҗаты белән узган гасыр шигъриятендә тирән эз калдырган сүз остасы. Сугышка кадәр үк әдәбият мәйданына килгән шагыйрь шул чордан башлап ХХ гасырның сиксәненче елларына кадәр татар поэзиясенең алгы сафында була, үз артыннан күпләгән сүз осталарын әйдәп бара.

Кичәне татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимулла улы Галимуллин ачып җибәреп, С.Хәкимнең татар поэзиясе үсешенә керткән өлеше хакында сөйләде, ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбияты тарихында гына түгел, татар халкы язмышында да  С.Хәким иҗатының  искиткеч зур урын тотуын ассызыклады. Аның шәхесе хакындагы кызыклы истәлекләрне, шагыйрьгә багышлап язылган шигырьне студентлар аеруча кызыксынып тыңлады.

Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары Мөхәммәтова Зилә, Гыйләҗева Ризәлә, Хәйруллина Лиана, Галиева Диләрә, Галимбәкова Илзирә башкаруында С.Хәкимнең лирик шигырьләре укылды, шагыйрь белән бәйле видеолар күрсәтелде. И.В. Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте студенты Мөхәммәтҗанов Самат, Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студенты Мәрданова Сәрия башкаруында С.Хәким сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Бу чыгышлар кичәнең йөзек кашы булды дисәк тә артык булмас. Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары Хәбибуллин Илдус һәм Галимбәкова Илзирәләрнең алып баручылар буларак чыгышлары да тамашачыда искиткеч матур тәэсир калдырды. Сибгат Хәкимнең үз иҗаты кебек үк җылы һәм лирик эчтәлекле бу кичә студентларның хәтерендә озак сакланыр әле.  

 

Татар әдәбияты кафедрасы