23 декабря 2021
Татар филологиясе студентлары – "Ел студенты" бәйгесендә беренчелектә!

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең “Маяк” студентлар төркеме һәм “Бәйрәм” вокаль-инструменталь ансамбле Казан федераль университеты оештырган “Ел студенты” бәйгесендә җиңү яулаган.

“Маяк” студентлар төркеменнән Илзирә Галимбикова (10.2-801), Лилия Таһирова (10.2-002) һәм Ләйлә Алембикова (10.2-902) проект барышында югары мәктәптә сәламәтлеге чикләнгән студентларны җыеп, остаханә үткәргән. “Мизгел” театры режиссеры, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов ораторлык, сәхнә осталыклары белән таныштырган, инглиз теле мөгаллиме Ләйлә Мөхәммәтҗанова моториканы үстерү, татар бизәкләрен ясау серенә төшендергән.

“Проектыбызда психологны чакыру да каралган иде. Киләчәктә дә эшчәнлегебезне дәвам итәргә, аны институтта гына түгел, университет күләмендә уздырасыбыз килә. Проектка Башкортстан блогеры, Омскида казарма ишелгәннән соң аякларсыз калган Рөстәм Нәбиевны да чакырмакчы булабыз”, - ди Илзирә Галимбикова.

Илзирә сүзләренчә, сәламәтлеге чикле булган студентлар белән эшләр өчен аерым алым, осталык кирәк. “Ә нишләп миңа гына мөрәҗәгать итәсез, ни өчен мин, дигән сораулар ишетергә туры килде. “Син – инвалид”, шуңа күрә, дип тә әйтергә күңел тартмый. Сәламәтлеге чикләнгән 11 студент белән һәр көн эшлибез. Проектта алган күнекмәләр киләчәк тормышыбызда да кирәк булыр дип уйлыйм”, - дип сөйләде ул.

“Маяк” төркемендә катнашкан Лилия Таһирова төркем исеме, аның эшчәнлеге турында сөйләп үтте.

“Маяк – тормыш дигән зур дәрьяда мөмкинлекләре чикле булган студентларга юл күрсәтүче, юнәлеш бирүче проект. Әгәр маяк диңгез, океаннарда корабларга юл күрсәтүче булса, без әлеге студентларга мөмкинлекләренә ышанырга юл ачабыз. Аларның эчке күңелендәге киртәсе, үз-үзләренә ышанмаулары кайчак уңайсызлыкларга китерә ала. Бу проект алар өчен үзләрен төрле өлкәдә үстерү, яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен мөмкинлек тудыра.

“Маяк” – тормышка креатив, бөтенләй башка яктан карарга этәргеч бирә. Сәламәтлек белән бәйле булган кешеләргә киртәләрне җиңеп була. Безнең проект нәкъ шушы идеяне дәлилли. Җиңү яулагач, күңелдә аңлатып булмаслык сөенү катыш дулкынлану хисләре булды”, - ди Лилия Таһирова.

“Маяк” төркеме (җитәкчесе – КФУның татар теле белеме кафдерасы доценты Дамир Хөснетдинов)“Ел студенты” бәйгесенең “Студент инициативасы” номинациясендә җиңү яулаган.

Моннан тыш, индивидуаль номинациядә студентлар деканы Илзирә Галимбикова “Гран-при”га лаек булган. Илзирә “Ел студенты” бәйгесен барлык студент өчен дә дәрәҗәле конкурс, үзеңнең мөмкинлекләреңне күрсәтү өчен менә дигән форсат дип бәяләде.

“Спорт, мәдәният, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә барлык казанышларымны җыйдым да, үземне сынап карарга булдым. Бәйгегә гаризаны соңгы көнне генә җибәрдем. Җиңү өчен бөтен җанымны-тәнемне бирдем һәм миңа бәхет елмайды. Дөньяга сокланып карарга кирәк, шул очракта гына син уңышка ирешә аласың. Мин барлык эшне яратып һәм күңелемне биреп эшлим. Шул сыйфат мине уңышка ирештерде дип уйлыйм”, - дип уртаклашты Илзирә Галимбикова.

Институтның “Бәйрәм” вокаль-инструменталь ансамбле“Елның иң яхшы иҗат коллективы” дигән номинациясендә җиңгән.

“Бәйрәм” коллективы катнашучысы Сәрия Мәрдәнова сүзләренчә, алар бәйгенең финал өлешендә “Олы юлның тузаны” дигән татар халык җырын башкарган. Ансамбльне тәкъдим иткәндә алар шигырь укыган, нәсел-тамырларыбызның тарихы турында чыгыш ясаган. “Бәйрәм” ансамблендә хәзерге вакытта 15 кеше йөри. Ансамбльдә егетләр-кызлар думбра, скрипка, баян, флейта, курай, кубыз кебек уен коралларында уйный.

Кызлар бәйгедә катнашырга ярдәм иткән өчен, көч һәм терәк-таяныч булган җитәкчеләре, якыннары, дусларына рәхмәт белдерде.

“Ел студенты” бәйгесе ике турдан торган: гариза җибәрү һәм, икенче турга чыккан очракта, проектны тәкъдим итү, яклау, жюриның сорауларына җавап бирү. Җиңүчеләрне “Ел студенты” бәйгесенең гала-концертында бүләкләгәннәр: диплом, шарф һәм чәчәк бәйләмнәре биргәннәр.

Җиңүчеләрне лаеклы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм зур уңышлар теләп калабыз!

 

Источник информации: 10.2-004 төркем магистры Зилә Мөбәрәкшина