20 декабря 2021
Төмәндә "Татар мәгарифе көннәре"

2021 елның 16 декабрь көне Казан (Идел буе) федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин җитәкчелегендәге делегация составында Төмән шәһәрендә уздырылган “Татар мәгарифе көннәре”ндә катнашты.

Төмән шәһәренең күренекле татар фольклорчы галиме Хәмит Ярми исемен йөрткән урамда урнашкан 52нче номерлы мәктәбе базасында үткәрелгән әлеге чарада Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары, Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаменты директоры А.В. Райдер катнашты. Җитәкчеләр тарафыннан тантаналы шартларда хезмәттәшлек турында килешүгә имза куелды.

Көн дәвамында “Уку-укыту эчтәлегендә мәдәниятлар диалогы” исеме астында региональ педагогик конференция эшләде. Сөйләшү этномәдәни компонентлы заманча мәктәп мәсәләләрен, бу юнәлештәге уңай тәҗрибәләрне яктырту юнәлешендә оештырылды. Әлеге конференциядә Ф.С. Сәйфулина укытучылар һәм мәктәп укучылары каршында “КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты: программалар, яңалыклар” темасына чыгыш-презентация ясады.

Чара ахырында өлкәнең татар теле, әдәбияты укытучылары арасында үткәрелгән конкурсларга нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Әлеге чарада катнашучылар Татарстан һәм Төмән өлкәсе арасында милли мәгариф буенча хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышаныч белдерделәр.

 

Мәгълүмат чыганагы:

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты әдәбият кафедрасы