16 декабря 2021
Бу көннәрдә Казан федераль университетында Үзбәкстанның Бохара дәүләт университеты галимнәренең эш сәфәре дәвам итә

Бу көннәрдә Казан федераль университетында Үзбәкстанның Бохара дәүләт университеты галимнәренең эш сәфәре дәвам итә. Төрле өлкә белгечләре арасында безнең коллегаларыбыз – филологлар да бар. Алар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә булдылар. Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы белән тюркология лабораториясе кунакларның ачык лекцияләрен оештырды.

Кунаклар студентлар, магистрантлар белән очрашты, лекцияләр укыдылар. Алар укыган лекцияләр студентлар күңелендә озак сакланыр. Мәсәлән, Бохара дәүләт университетының филология факультеты деканы, филология фәннәре докторы, профессор Д.З.Рәҗәпов үз лекциясендә үзбәк халкының фольклоры, үзенчәлекле йолалары, бәйрәмнәре турында бик кызыклы итеп сөйләде. Татар һәм үзбәк халкының гореф-гадәтләрен чагыштырма аспектта аңлатты. Фикер алышуларда студентлар да актив катнашты. Профессор Д.З.Рәҗәпов лекциясе музыкаль белем бирү кафедрасы мөдире Т.И.Рәҗәпов башкаруында йола җырлары белән аралаштырып алып барылды. Лекциягә аваздаш төрле видеофильмнар да күрсәтелде.

Икенче лекция рус теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире О.Т.Носиров тарафыннан тәкъдим ителде. Ул ел фасыллары концептына багышланган лекциясен практик эш белән бергә алып барды. Студентлар ассоциатив экспериментта катнаштылар. Нәтиҗәләр галим ясаган эксперимент белән чагыштырылып, татар һәм үзбәкләрнең дөньяны танып-белүләре күп очракта бертөрле булуы ачыкланды.

Бохара дәүләт университетының мәктәпкәчә белем һәм башлангыч белем бирү факультеты деканы К.Р.Тохсанов дүртенче курс филологларына суфичылык әдәбияты буенча дәрес бирде. Фарсы телен камил белгән галим борынгы әдәбият мисалларын оригинал телдә укып күрсәтте. К.Р.Тохсановның икенче лекциясе “Башлангыч белем һәм инглиз теле” юнәлеше төркемендә укучы студентларга  булды. Башта төркем студентлары үзләренең группалары турында кызыклы презентация тәкъдим итеп, кунакларны үзләре белән таныштырдылар. Ә лекция тыңлаганнан соң, бик күп сораулар биреп, үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне ачыкладылар.

Бохара дәүләт университетының филология факультеты киләчәктә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән тыгыз эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга тели. Студентлар һәм укытучылар алмашу, ике диплом программалары төзү, онлайн һәм офлайн лекцияләр уку, уртак конференцияләр оештыру һ.б. мәсьәләләр турында эшлекле сөйләшүләр булды.

Источник информации: Альфия Шавкетовна Юсупова