19 февраля 2021
Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы

2021 елның 18 февралендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы” V Халыкара фәнни-методик онлайн семинары үткәрелде. Семинар Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе һәм “Каюм Насыйри институты” фән һәм белем бирү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Аның эшчәнлегендә Төркиянең Эге университеты, Азәрбайҗан дәүләт педагогика университеты, Казахстанның Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты, В.И. Вернадский исемендәге Кырым федераль университеты, Мәскәү педагогика дәүләт университеты, Д.И. Менделеев исемендәге Тубыл педагогика институты, шулай ук Сирия, Кытай, Төркиянең башка югары уку йортлары галимнәре, магистр һәм аспирантлары, Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм Татарстан Республикасының төрле муниципаль районнарында хезмәт куючы укытучылар катнашты. Семинарда катнашу теләге белдереп, оештыру комитеты исеменә 154 гариза килгән иде. 

2016 нчы елдан бирле уздырылып килә торган семинарның Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елы, ә Татарстан Республикасындагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында оештырылуы аның дәрәҗәсен бермә-бер күтәрде.

Семинарны Институт директоры Р.Р. Җамалетдинов ачып җибәрде һәм лингвометодика,  тел белеме проблемалары, туган һәм чит телләрне укытудагы актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәндә генә нәтиҗәләргә ирешеп булуын ассызыклады. Сәламләү сүзе белән Эге университеты профессоры Мостафа Өнәр, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире И.С. Насипов, Азәрбайҗан дәүләт педагогика университеты профессоры М.Н. Гусейнова, В.И. Вернадский исемендәге Кырым федераль университеты доценты Л.С. Селендили һ.б. чыгыш ясады. Һәркайсы мондый чараларга ихтыяҗ булуга басым ясады, әһәмиятен ассызыклады.  

Пленар утырышта Кадрия Фәтхуллова А.Ш. Әсәдуллинның лингвометодик эшчәнлеге турында сөйләде, Мостафа Өнәр Эге университетында төрки тел белеме буенча кадрлар әзерләү турында мәгълүмат бирде, Махирә Гусейнова төрки халыклар өчен тел уртаклыклары турында тикшеренүләрен хәбәр итте, Лемара Селендили өлкән яшьтәгеләрне кырым татар теленә өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклашты, Ландыш Латфуллина рус телен өйрәнүдә милли-мәдәни тел үзенчәлекләре турында сөйләде, Гүзәл Фәйзуллина XIX-XXгасыр башы Тубыл метрика кенәгәләрендәге мәгълүматларны җиткерде.

Семинар “Телләрне туган тел буларак укыту мәсьәләләре”, “Телләрне икенче тел буларак укыту мәсьәләләре”, “Телләрне укыту: заманча һәм  инновацион технологияләр”, “Мәдәниятара багланышларда төрки телләр» юнәлешендәге проблемаларны күтәргән иде: Аларда укытучыларны һәм галимнәрне борчыган сораулар һәм мәсьәләләр каралды.

Семинар дустанә мохиттә үтте. Тиздән биредә күтәрелгән мәсьәләләр фәнни җыентык рәвешендә дөнья күрәчәк.