19 февраля 2021
Татар бөекләре эзеннән...

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы галимнәре тарафыннан 21 февраль – Халыкара туган тел көне алдыннан, Татарстан Республикасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан классик әдипләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү максаты белән күпсанлы чаралар үткәрелә.

Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан университетыбыз, институтыбыз җитәкчелеге, фәнни җәмәгатьчелек, студентларыбыз катнашында 15 февраль көнне әдип һәйкәленә чәчәк салу тантанасы, 18 февраль көнне шагыйрьнең тормыш, иҗат юлына мөнәсәбәтле кичә гаҗәеп зыялы, югары дәрәҗәдә үтте. Татар әдәбияты кафедрасы  мөдире, профессор Ф.С.Сәйфулина, М.Җәлил иҗатын тирәнтен  өйрәнә килүче әдәбият галиме, профессор Н.М.Юсупова тарафыннан оештырылган әлеге чаралар асылда “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына”  аяк атлаган мәлдә җитди вакыйга булды.

6 февраль көнне мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашында бөек әдип, галим Нәкый Исәнбәтне олылап, КФУ доценты М.М.Хәбетдинова тарафыннан оештырылган “И.Хәлфин исемендәге фәнни-гамәли конференция” булып узды. 16 февраль көнне бөек язучы Әмирхан Еникинең 112 еллыгын каршылап, кафедрабыз мөгаллимнәре тәкъдиме белән “Китап” милли радиосында әдипнең иң кадерле китабы – “Соңгы китап” романы аудио форматта яңгыратыла башлады. 7 гыйнвар – Татарстанның халык язучысы Г.Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәбият укытучысы Г.Р.Гайнуллина тарафыннан безнең Югары мәктәпнең абитуриентлары белән сөйләшү оештырылды, матбугатта яктыртылды.

Татар әдәбияты кафедрасы галимнәре Татарстан Язучылар берлеге, татар журналистлары белән тыгыз элемтәдә яши. 26 февраль көнне Татарстан язучыларының чираттагы корылтаенда КФУ профессоры, әдәбият галиме Л.И.Минһаҗева, КФУ доценты Г.Р.Гайнуллинаның бүгенге әдәби барыш хакында чыгышлары көтелә.

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”  уңаеннан “Ватаным Татарстан” гәзите оештырган классик язучылар иҗатларын популярлаштыруга хезмәт итүче “Бөекләр эзеннән” махсус проектының биш чыгарылышы дөнья күрде. Н.Исәнбәт, Ә.Еники иҗатларына бәйле чыгарылышлар КФУ доцентлары М.М.Хәбетдинова, Г.Р.Гайнуллина катнашында оештырылды. Г.Гайнуллина тарафыннан студентлар катнашында һәр чәршәмбе оештырыла торган яшь иҗатчылар белән очрашулар да әдәбият сөючеләр сафларын арттыра, студентларыбызда мәдәниятебезгә, телебезгә ихтирамлы, зыялы  мөнәсәбәтне ныгыта.

Туган телебезне саклау, әдәби-мәдәни мирасыбызны буыннарга җиткерү –  безнең намус эше. Татар әдәбияты кафедрасы профессорлары, доцентлары бу өлкәдә фәнни һәм әдәби җәмәгатьчелекнең йөзек кашы буларак, бөтен җаваплылыкны тоеп хезмәт итәләр.

«Бөекләр эзеннән» махсус проекты: Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәренә штрихлар

«Бөекләр эзеннән» махсус проекты: Әмирхан Еникинең «Җиз кыңгырау» әсәренә штрихлар

Татар әдәбияты кафедрасы