16 февраля 2021
"Китап" радиосында Әмирхан Еникинең "Соңгы китап" романын укый башлыйлар

«Китап» милли радиосы бүген 22.00 cәгатьтә татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең «Соңгы китап» романын аудиоформатта яңгыратачак.

«Бүген Әмирхан Еникинең иске стиль белән туган көне, яңа стиль белән вафат булган көне. «Әдипнең тууына 112 ел тулу уңаеннан «Китап» радиосында язучының «Соңгы китап» романын укый башлыйбыз», — диде «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

Алмаз Миргаязов әйтүенчә, Әмирхан Еникинең «Соңгы китап» романын радиодан уку турындагы фикерне Казан федераль университеты доценты Гөлфия Гайнуллина тәкъдим иткән.

«Аудиоязма унөч сәгатькә якын дәвам итә. Кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр сигез көн дәвамында укылачак. Көндезге вакытта әсәр турында белешмә әйтелә, язылу тарихы турында сөйләнелә», — диде Алмаз Миргаязов.

«Соңгы китап» романын аудиоязмада Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов укый. «Мемуар романда Әмирхан Еникинең морзаларга мөнәсәбәтле нәсел шәҗәрәсе турында тарихи-биографик материаллар урын ала һәм язучының әдәби-мәдәни мәйданга килү тарихы бәян ителә», — диде Гөлфия Гайнуллина.

Источник информации: 1 курс магистры Зилә Мөбәрәкшина