07 мая 2020
"Фронттагы бабайга хат" темасына язма эшләр бәйгесе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы “Фронттагы бабайга хат” темасына язма эшләр бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгенең максаты – тарихи хәтерне саклау, милли горурлык хисе һәм Ватаныбызның героик үткәненә хөрмәт тәрбияләү, Җиңүнең әһәмиятен пропагандалау.

Бәйгедә институтның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм  мәгариф югары мәктәбендә белем алучы I-IV курс студентлары катнашты. Бәйгегә барлыгы 130 дан артык язма эш кабул ителде, шулар арасыннан бәйгенең бөтен таләпләренә туры килгән 108 хат сайлап алынды һәм электрон җыентык итеп тупланды.

Ватаныбыз сакчыларына, фронтта һәм тылда фидакарь хезмәтләре белән Бөек Җиңү көнен якынайткан кешеләргә атап язылган хатлар әби-бабаларыбыз рухына дога булып ирешсен. Яшь буынның олы хөрмәте һәм мәхәббәте, горурлык һәм рәхмәт хисләре илебезгә Җиңү бүләк иткән батырларга дан булып яңгырасын!

“Фронттагы бабайга хат” электрон җыентыгы гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы сайтына урнаштырылды.

 

Мәгълүмат чыганагы: гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары Г.Ф. Җамалетдинова һәм Р.С. Салахова