16 апреля 2020
ФЛЕШМОБ #МИНЕМТУКАЙ

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты #МИНЕМТУКАЙ дип аталган флешмоб уздыра. Әлеге чара республикабызда билгеләп үтеләчәк Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Туган көне уңаеннан оештырыла.

16 нчы апрельдән 26 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк флешмобта катнашырга теләүчеләр, Тукай әсәрләрен укуларын видеога төшереп, Инстаграм социаль челтәрендәге аккаунтларында #МинемТукай һәм #МойТукай хештегы белән урнаштырырга тиеш булалар. Г.Тукайның шигъри һәм чәчмә әсәрләрен төрле телләрдә укырга мөмкин.

Шулай ук шагыйрь сүзләренә язылган жыр яки инструменталь әсәрләрне башкаруның видеоязмасы; Г.Тукай әсәрләренә яки аның әсәрләре нигезендә ясалган иллюстрацияләр, шагыйрь әсәрләре буенча иҗади эшләрнең (рәсем, арт-объектлар, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һ.б.) фотолары яки сканнары да куела ала.

Катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат:

гомуми белем бирү оешмалары укучыларына уку йортларының исемен күрсәтү шарт. Флешмобның генераль партнерлары:

- “Татарстан Яңа гасыр”,

- “Татарстан” дәүләт телерадикомпаниясе”,

КФУның “УниверТВ” телевидениесе,

- “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте,

-“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы;

- КФУның Каюм Насыйри институты.

Иң яхшы эшләр КФУның һәм/яки партнерларыбызның медиа-платформаларында урнаштыру өчен тәкъдим ителәчәк.

Источник информации: Отдел сопровождения социально-воспитательной работы ИФМК КФУ
Период события: 16.04.2020 - 26.04.2020