20 февраля 2020
Төбәкара олимпиаданың җиңүчеләре билгеле булды

КФУның Кече университеты һәм төрле институтлар оештырган Төбәкара олимпиадалар быел да гыйнвар-февраль айларында шаулап үтте. Шуларның берсе, ягъни 29нчы гыйнварда үткәрелгәне, татар телен их яхшы белүчеләрне барлау һәм аларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән таныштыру максатыннан оештырылган иде.  

Бу көнне олимпиадада катнашучылар университет аудиторияләрендә очраштылар, татар теленнән белемнәрен кабат исбатладылар, тел белеменең төрле тармакларына караган биремнәрне башкардылар, бүгенге көн өчен актуаль темаларга, үз фикерләрен белдереп һәм аларны дәлилләп, кыска күләмле иншалар яздылар. Олимпиадада Татарстанның Саба, Балтач, Кукмара, Яшел Үзән, Әгерҗе, Тәтеш, Балык Бистәсе, Актаныш һ.б. районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Әлмәт шәһәрләреннән килүчеләр шактый иде.

Ниһаять, бу олимпиаданың нәтиҗәләре билгеле булды. Сарман гимназиясенең 11нче сыйныф укучылары Гарипова Азалия һәм Шәрәпова Зөһрә, Әгерҗе районының Исәнбай урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы – Мөэминова Гөлназ, Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицееның 9нчы сыйныф укучысы Муллахмәтова Аделина һәм Актаныш 1нче гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныфы укучысы Даутова Айзилә олимпиаданың җиңүчеләре булдылар, үз яшьтәшләре арасында 1нче урын яуладылар.

Олимпиадада җиңгән башка укучыларның исемен түбәндәге сылтама буенча белергә була: https://admissions.kpfu.ru/mpo#res

Без аларны КФУ студентлары исәбендә күрербез дип өметләнәбез.

 

Чыганак: КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Э. Денмөхәммәтова