23 января 2020
Студентлар педагогик практикада

КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе Казан шәһәре мәктәпләре белән даими элемтәдә тора. Кышкы каникуллардан соң педагогик белем бирү юнәлешендәге 4 курс студентлары мәктәпләргә практикага китте. Студентларны Казан шәһәренең Вахитов районындагы 27 нче татар гимназиясе, Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 13, 155 нче  гимназияләре, Мәскәү районының Г.Ибраһимов исемендәге 17 татар гимназиясе, Совет районы С.Әхтәмов исемендәге 121 лицей, күп профильле полилингваль 180 нче гимназия кабул итеп алды. Февраль азагына кадәр студентлар татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле буенча дәресләр биреп, шулай ук башлангыч сыйныфларда укытып тәҗрибәләрен арттыралар, мәктәп тормышын инде укытучылар күзлегеннән өйрәнәләр. Практика дәвамында аларга үзләрен сыйныф җитәкчесе вазифасында да сынап карау мөмкинлеге бирелә. Студентлар укучылар белән сыйныфтан тыш тәрбия чараларын оештыруда һәм уздыруда да катнашачаклар.

 

Информация чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева